❗Лаеш районында автобус катнашында җитди юл-транспорт һәлакәте булган Бүген, 30 июльдә, Лаеш районындагы «Казан — Оренб
Бүген, 30 июльдә, Лаеш районындагы «Казан — Оренбург — Боровое Матюшино» автомобиль юлында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Ford Focus автомобиле йөртүчесе руль артында йоклап киткән һәм Мәскәүдән килгән «Русь» хоккей командасы утырган микроавтобус белән бәрелешкән.
🚑 Вакыйга урынына Лаеш районы прокуроры Андрей Наумов килгән. Булган хәлнең барлык шартларын ачыклау өчен процессуаль тикшерү үткәрелә, аның барышы прокуратура контролендә.
❗ Беренчел мәгълүматларга караганда, дүрт баланы умыртка сөяге сыну, баш сөяге-мие җәрәхәте һәм баш мие селкенүе диагнозлары белән ашыгыч рәвештә хастаханәгә озатканнар.
❗ Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты ике җинаять эше кузгаткан.
Рәсми мәгълүматлар ачыкланган саен хәбәр итеп торачакбыз.