Суганча чәчәкләрне кайчан утыртырга?
Җәй азагы – көз башында күпъеллык чәчәкләрне утырту башлана. Бу суганчалар тамыр җибәреп, яңа урынга "ияләшсен" өчен эшләнелә.
Галантусны август азагы – сентябрь башында утырталар. Суганчаларны төркемләп (5-10 суганчаны),3-5 см ара калдырып 5-7 см тирәнлектә утыртырга киңәш ителә.
Крокусларны сентябрь-октябрь айларында, туфракның температурасы + 10 градус булганда утырту яхшы. Суганчаларның арасы 6-7 см, тирәнлек тә шул кадәр булырга тиеш. Гиацинтларны август-сентябрь айларында, 15 см тирәнлектә утвртыла. Суганчалар арасы 12-15 см булса әйбәт.
Мускарины сентябрь-октябрь айларында утырталар. Араларын 5-7 см калдырып, 3-7 см тирәнлеккә утырту зарур.
Лаләләрне сентябрь уртасыннан октябрь уртасына кадәр, туфрак температурасы 15 градустан түбәнәйгәч утырту яхшы. Вак суганчаларны 6-8, энеләрен 12-14 см тирәнлектә утыртырга кирәк. Араларын 8-10 см калдыру сорала.