Аюдан ничек сакланырга?
Бу чорда аюлар, пар эзләп, урман массивлары буйлап актив хәрәкәт итә. Гадәттә аю агрессия күрсәтми, әмма аның белән очрашканда якынаймау һәм аны котыртмау хәерле.
Шулай ук аюларның активлыгы җиләк-гөмбә сезоны белән дә бәйле ди. Аларның яраткан тәм-томнары: кура җиләге, мүк җиләге, каен җиләге, гөлҗимеш һәм миләш җимешләре.
Бал яратуларын да беләбез. Бал – аюлар өчен деликатес булып тора. Шуңа да аларның корт ояларын туздырулары да билгеле.
Белгечләр "урман хуҗасы" белән очрашканда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә чакыра:
тынычлык саклагыз;
күзенә туры карамаска (аю моны агрессия буларак кабул итә);
артыгыз белән борылмыйча, әкрен генә чигенегез.
Якынлашкан очракта:
йөгермәгез;
куркыту өчен авазлар чыгарыгыз.
Моннан тыш: палатка яки башка пикник урыннары янәшәсендә ризык калдыклары калдырмагыз;
стоянка өчен күзәтеп була торган ачык урыннар сайлагыз;
аю балаларына якын килмәгез – яннарында һәрвакыт әниләре була.