Табиб-терапевт Назлыгөл Насыйрова белән әңгәмәдән: - Олы кешегә тәүлегенә ничә сәгать йоклау киңәш ителә? - Бу нык шәхс
- Олы кешегә тәүлегенә ничә сәгать йоклау киңәш ителә?
- Бу нык шәхси күрсәткеч. Барлык өлкән кешеләргә дә шул кадәр сәгать йокларга кирәк дигән төгәл күрсәткеч юк. Үз-үзен хис итүенә карап, һәро кеше үзенә кирәкле йокы күләмен билгели. Әгәр 5 сәгать йоклаганнан соң ул үзен яхшы тоемлый икән, димәк, аның өчен бу җитәрлек. Кайбер кешеләргә яшь вакытта йокы өчен 8 сәгать таләп ителсә, өлкәнәйгәч йокы дәвамлылыгы кимергә мөмкин. Әмма өлкән яшьтәге кешеләргә көндезен черем итеп алу яхшы. Әйтик, төнге йокылары 5-6 сәгать булса, төшке аштан соң тагын 1-2 сәгатькә ятып алу файдалы.
- Өлкән яшьтәге кешеләр еш кына йокысызлыктан интегә. Яшь барган саен йокының сыйфаты ни өчен үзгәрә?
- Моның сәбәпләре күп төрле булырга мөмкин. Күзәтүләрем буенча, бу очракта психологик халәтнең урыны зур. Кеше елдан-ел үз эченә борчуларын җыеп бара. Өлкән кеше артыгы белән хисләргә бирелүчән, кечкенә генә проблемаларны да авырдан кичерүчән була. Алар юк-бар өчен дә кайгыра, бу, билгеле, йокыга уңай тәэсир итми. Йокыга китү өчен онытылу кирәк, өлкән яшьтәге кешегә исә бу авырдан бирелә. Аннары яшь барган саен төрле авырулар да “баш күтәрә”. Мәсәлән, күпләр йөрәк-кан тамырлары чирләреннән интегә. Бу йокы бозылуның сәбәбе булып тора.