Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмәдән: – Хәзрәт, кызганычка, кайберәүләр җәннәт турында әкият ул дип кенә әйтә
– Хәзрәт, кызганычка, кайберәүләр җәннәт турында әкият ул дип кенә әйтә. Нишләп ышанмыйлар икән аңа?
– Җәннәткә ышану иманыбызның бер өлеше булып тора. Аңа ышанмаган кеше имансыз дигән сүз, мөселман кешесе алай дип әйтергә тиеш түгел. Җәннәт ул бу дөньяда яшәгән тормышыбызның нәтиҗәсе. Аллаһ кушканча яшәгән, Ул тыйганнардан тыелган кешене Раббыбыз җәннәт белән бүләкли. Гөнаһка баткан кешене – тәмуг белән. Ахирәт тормышына, җәннәткә ышану – иманның асылы. Коръәндә дә, иман китергән, яхшы гамәлләр кылган кешеләр мәңгелек җәннәткә керерләр, диелә.
– Җәннәт хәзерге вакытта бармы соң?
– Кыямәт көнендә барча кешене яңадан терелтеп, хисап алыначак. Шуннан соң, гамәлләренә карап, җәннәткә яки тәмугка озатылачаклар. Алар хәзерге вакытта бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм Мигъраҗ вакыйгасында, ягъни күкләргә күтәрелгәндә җәһәннәмне дә, җәннәтне дә күреп төшкән. Барлыкларны белсәк тә, кайда урнашуын, галәмнең эчендәме, тышындамы икәнлегеннән хәбәрдар түгел без.
Ә менә аның бөтен дөнья кешесе сыя алырлык зурлыкта булуы билгеле. Бөтен кеше сыя дигәч тә, кешеләр тыгызланып утыра икән дип уйларга кирәкми, һәр кешенең урыны иркен булачак.
– Димәк, әлегә җәннәт буш тора.
– Анда кешеләр юк, әмма җәннәт өчен яратылган затлар, хур кызлары, оҗмах кошлары һәм хайваннар инде яши. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисендә, рамазан аенда җәннәттәге хур кызлары балконга чыгып, йа Раббым, безгә шушы айда кияү тап әле, дип сорыйлар, диелә.