🍇"ТИФФАНИ" салаты Кирәк: ✅Пешкән тавык ите- 300г ✅Пешкән йомырка -3 шт. ✅Каты сыр - 150 г ✅Майонез - кирәгенчә ✅Кыздыр
Кирәк:
✅Пешкән тавык ите- 300г
✅Пешкән йомырка -3 шт.
✅Каты сыр - 150 г
✅Майонез - кирәгенчә
✅Кыздырылган һәм вакланган әчтерхан чикләвеге - 100 г
✅Төшсез яшел виноград - 300 г
✅Карри порошогы - 0.5 чәй калагы
✅Яшел тәмләткечләр, бизәү өчен (петрушка, укроп) - теләк буенча
✅Тоз, борыч - кирәгенчә
Әзерлибез:
🍇Тавык итен шакмаклап турыйбыз. Аңа карри порошогы, тоз һәм борыч кушабыз.
🍇Йомырка белән сырны вак угычтан уабыз.
🍇Салатны яссы тәлинкәгә катламлап җыябыз, һәр катламны майонез белән сылыйбыз.
1️⃣катлам: Тавык филесы+майонез (юка итеп)
2️⃣катлам: Вакланган грек чикләвеге (чикләвекнең беразын бизәү өчен калдырыгыз)+майонез
3️⃣катлам: Сыр+майонез
4️⃣катлам: Йомырка+майонез
5️⃣Юылган виноградны урталай кисеп, салатның өстенә тыгызлап урнаштырабыз.
6️⃣Салат өстенә калган әчтерхан чикләвеген дә сибәргә мөмкин.
7️⃣Салатны 1-2 сәгатькә суыткычка куегыз.
🌸 Майонезга бераз сарымсак өстәсәгез тәмлерәк була.
🌸 Майонез урынына каймакны горчица белән кушып кулланырга мөмкин.
🌸Салатны виноград тәлгәше рәвешендә дә тезәргә була.
Ашларыгыз тәмле булсын✔️
Саклап куегыз📌
Рецепт ошаса❤️калдырырга онытмагыз!