Иртәләрнең хәерлесен, көннәрнең ягымлысын телибез барыгызга да❤️ Бик ошый бу шигырь, сезнең хозурга да куеп карыйм әле.
Бик ошый бу шигырь, сезнең хозурга да куеп карыйм әле...
Ә кешегә... кеше кирәк икән –
Салкын төндә өстен ябарга,
Эштән кайтып кергән чакларында
Ашын салып көтеп торырга.
«Миңа язган тиңем», – диеп дәшеп,
Иң яхшысын җирдә эзләмичә,
Кирәк икән, кирәк кемдер берәү:
«Үземнеке» диеп яшәр өчен.
Ә кешегә кеше кирәк икән –
Салкын кичтә учак ягардай, –
Сулар һава өчен сихәт булып,
Эссе көндә яуган яңгырдай.
Иптәш булыр өчен кеше кирәк:
Таңнар каршыларга җәйләрдә.
«Ә киләчәк шундый ерак», – диеп,
Һәр кич саен бергә чәйләргә.
«Кайтуыңны хәбәр ит!» – дияргә
Озатучы кирәк – сәфәргә.
Ерак юлдан кайтып кергән чакта
Каршылаучы кирәк һәркемгә.
Чәчләреңнән сыйпап: «Син бүгеннән
Ялгыз түгел бит», – диюче кирәк.
Көзләрендә җылы булсын өчен –
Кешегә бит бары кеше кирәк.
Эльвира ҺАДИЕВА📝