Хәерле көз иртәсе белән!
Шушы шигырь белән башлап җибәрәсе килә бу көнне. Явыз теллеләр, тар күңеллеләр булмасыннар иде арабызда...🙏Эх, кешеләр...
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул чакта —
башкаларны чакырганда
үзе яккан учакка;
ятлар белән танышканда
күзләре җылынганда;
шул җылылыкның рәхәтен🙏
җаның белән тойганда.
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул чакта —
ерак дусын очраткачтын,
елаганда кочаклап;
җырлаган чакта җырының
моңында эрегәндә;
бәхеткә таба чапканда,
күршеңә юл биргәндә.
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул мәлдә —
шигырь тыңлаган чагында
уйга чума белгәндә;
мәхәббәтен сүзсез генә
аңлаткан мизгелендә;
бәхет белән сөйләшкәндә
бәхетнең үз телендә.🥰
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул мәлдә —
иң авыр минутында да
тормышка гашыйк хәлдә;
сөйгән ярын югалтса да,
сөюен саклаганда;
иң «гөнаһлы» гыйшыкның да
сафлыгын аклаганда.
Кеше кайчан матур була?
Кеше матур шул вакыт —
иле өчен, халкы өчен
яшәгәндә җан атып;
замананың авырлыгын
җилкәсенә алганда;
олы данга ирешеп тә,
кече булып калганда.
Ренат ХАРИС📝