ДОГАЛЫ ЙОРТ
ДОГАЛЫ ЙОРТ
3 059 подписчиков · @doga_islam
К каналу →
Төшеңдә үлгән кешене күреп сөйләшсәң, җаннар күрешкән, дип әйтәләр кайбер галимнәр. Мәетләр төштә нәрсә турында да булса хәбәр дә итәргә мөмкин. Пәйгамбәребез, ахырзаман алдыннан ш…
Читать далее →
3 719
Реклама
КЫЯМӘТ КӨНЕНДӘ ХУРГА КАЛМАС ӨЧЕН УКЫЛА ТОРГАН ДОГА رَبَّنَا وَآتِنَا مَا وَعَدْتَنَا عَلَىٰ رُسُلِكَ وَلَا تُخْزِنَا يَوْمَ الْقِيَامَةِ ۗ إِنَّكَ لَا تُخْلِفُ الْمِيعَادَ [Раббә…
Читать далее →
3 662

Чистай районының Нарат Елга авылында яшәүче Минзифа һәм Илдус Кадыйровлар гаиләсе сынау арты сынау кичә.

Чистай районының Нарат Елга авылында яшәүче Минзифа һәм Илдус Кадыйровлар гаиләсе сынау арты сынау кичә. Бер хәсрәтне йоттым дигәндә генә икенче өстәлә. Соңгы дүрт ел эчендә башта оныкларын югалталар, махсус операциядә уллары һәлак була, гаилә хуҗасы Илдус абыйның күзләре күрмәскә әйләнә, инде шушы көннәрдә йортлары яна.

– Махсус операциядә һәлак булган энем әнине уятмаса, тереләй янып үлгән булырлар иде, – дип сүзен башлады кызлары Гөлнара Миндубаева, бу хәл турында ишетеп шалтыраткач. – Төнге икенчеләрдә ут чыгып, әниләр бернәрсәсез калды. Әни югары кан басымыннан җәфалана, соң йокыга киткән. Әти исә иртә ята. Йокыга киткәч кенә, әнине 2025 елда махсус операциядә һәлак булган энем Ильмир җилкәсенә өч кат кагып, әни дия-дия уята. Кисәтеп килгән инде ул аның янына. Уянгач, әни төтен исен сизеп ала. Тавыкларга бодай пешерергә куйгандыр да, суы беткәндер, иртә ята да, төн уртасында тора, дип, әни әтине үзенчә эчтән орышып та алган. Кухняга чыкса, бер почмагында ут ди. Бабай, янабыз дип, тизрәк әтине кереп уяткан. Әтинең күзләре ике генә процент күрә, ә төнлә бернәрсә дә күрми. Култыклап алып чыгып куйган да, документларны алып чыгам дип, кире өйгә кергән. Әле үзенчә бер чиләк су да сибеп маташкан. Шунда өстенә пластик вагонка агып, аркаларын, аякларын пешерә. Чәченә ут капкач, учлары белән сүндереп маташкан. Аллаһ гомерен саклап калган, янган өйдән үрмәләп чыга ул. 

Минзифа апа, үз хәле-хәл булса да, ярдәм сорап, күршеләрне уята. Ул арада авыл яшьләре килеп җитә. Ут күршеләргә күчмәсен дип, алар коймаларны сүтәргә тотыналар. Шуның белән ут күчми кала. “Бер егет машинасына утыртып, әти белән әнине безгә алып килде. Без янәшә урамнарда торабыз. Капкабыз бикле түгел. Кызым, янабыз, дип килеп керделәр. Торып тәрәзәгә карасам, өйләре дөрләп яна иде”, – ди Гөлнара.

Икенче көнне бөтен туганнары Чистайда Сабан туенда очрашып, төпчек уллары Илнарны махсус хәрби операциягә озатырга тиеш булалар. Илнар берничә көн элек кенә контракт төзи һәм китәргә өлгермәгән була.
“Әни белән мин хастаханәгә киттек. Илнарны озатырга үзем чыгып керә алдым, әни бара алмады. Бер атна хирургия бүлегендә яттык. Өстенә кием кияргә ярамый, ялангач тән белән ятарга ояла. Сорап, өйдә дәваланабыз дип кайтып киттек. Җәрәхәтләре бик катлаулы, озак ятып тора алмый, аркасына простыня ябыша. Анысы турында уйламый үзе, бернәрсәсез калдык бит дип кайгыра. Ярый әле үзегез исән-сау дим. Соңгы елларда үлем-китемнәр күп булды. Башта 2022 елда 25 яше дә тулмаган улым үлде. Чистайда бишенче каттан балконнан ыргыттылар аны. 2023 елда энем Ильмир контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китте. Мин дә, әни дә үгетләп тә, ялынып та карадык. Гомерем беткән булса, монда да үләм инде, диде. Ике елдан гәүдәсен кайтардылар. Инде икенче энем дә шунда китеп барды. Ул махсус хәрби операция башлангач ук китәм дип йөри башлаган иде. Икесен берьюлы алмадылар. Хатынын да, балаларын да, әнине дә тыңламады. Китәм булгач китәм, диде. Исән-сау кайтсын дип теләргә генә кала”, – ди Гөлнара.

Минзифа апа үзе кереп ала алмаса да, Аллаһның хикмәте белән документлары янмый кала. Кызы әйтүенчә, кибеп бетмәгән керләрне алып кереп, кресло башына куя ул. Ә документлары салынган сумка шулар астында кала. Керләр янып беткән, сумкага да зыян килгән, ә документлары исән.

Ут исә розеткада калган бойлердан чыккан дигән фараз бар. “Аны розеткадан төнгә йә әни, яки әти алып калдыралар иде. Күрәчәк булгангадыр, әти – әни алган, ә әни әти алган дип уйлаганнар”, – ди кызлары. 

Кадыйровлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен 89534814185 телефон номеры картага (Саклык банкы) беркетелгән. Получатель Минзифа Мингалимовна Кадыйрова.
– Хәзрәт, ни өчен тәкъвалы кешеләр хаҗда озаграк булудан курыккан? – “Әл-Хәрам” мәчете һәм Мәдинә – мөселманнар өчен иң изге урыннар. Күп кеше анда мөмкин кадәр озаграк калырга тел…
Читать далее →
3 411
«Кешеләр мәчетләрдә җыелып, бергәләшеп Коръәнне өйрәнсә, укыса, аларга һичшиксез тынычлык төшә, рәхимлелек каплап ала. Аларны фәрештәләр әйләндереп ала һәм Аллаһ каршысында булганн…
Читать далее →
3 345
Другие главы канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ»
Выберите главу, чтобы продолжить чтение
Все посты →
Глава от 14.10.2026
Хәерле кичләр❤️ Сезгә матур, качественный постельный комплектлар, мендәрләр, од…
👁 2 445 просмотров
Глава от 14.10.2026
#Сорауҗавап  "Шаһадәт укыганда бармакны күтәрәләрме? Әллә күтәреп, хәрәкәтләнде…
👁 4 331 просмотров
Глава от 13.10.2026
КАЙСЫ СҮЗНЕ КАЙЧАН КУЛЛАНЫРГА? 🔸 Әлхәмдүлилләһ Сүзгә-сүз мәгънәсе: «Аллаһыга ма…
👁 5 469 просмотров
Глава от 12.10.2026
Әссаләмү галәйкүм, хөрмәтле дуслар! 😊 Сезне «ХОЗУР ДИН ТУРЫНДА» каналына чакыра…
👁 6 038 просмотров
Глава от 11.10.2026
Йа Раббым, үзебезне, якыннарыбызны рәхмәтеңнән ташлама: тәнебезгә, колакларыбызг…
👁 8 693 просмотров
Глава от 10.10.2026
«Яшерен серләрнең ачкычлары - Аллаһ хозурындадыр, аларны Аллаһыдан башка һичкем …
👁 7 325 просмотров
Глава от 10.10.2026
Файдасы тисен төркемен күрми калмадыгызмы? Анда үләннәр, җиләк-җимешләр белән дә…
👁 7 093 просмотров
Глава от 09.10.2026
Сорауларга Рөстәм хәзрәт Ясәвиевкә җавап бирә. – Хәзрәт, берничә газета укучыбы…
👁 7 453 просмотров
Глава от 08.10.2026
Үзең белән Аллаһ арасында, Аннан башка беркем дә белмәгән бер яшерен изге гамәле…
👁 8 599 просмотров

Популярные посты канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ»

Нинди гыйбрәтле дөрес сүзләр🤲 Видео интернеттан.
👁 13 589 просмотров
📚🖋️Расүлуллаһ ﷺ әйткән: «Кем дә булса вафат булган кешене юса, аның кырык зур гөнаһысы гафу ителер. Кем дә булса мәетне кәфенләсә, Аллаһ ан…
👁 10 857 просмотров
Альбина Фазлыева хатын-кызларга гаурәтне каплап йөрүнең фазыйләтләре турында сөйли🤲
👁 9 945 просмотров
Кеше дүрт тапкыр «Йа, Раббым!» дип әйткәндә, Аллаһы Тәгалә аңа: «Мин сине тыңлыйм, и колым! Сора, сораганың бирелер!» - дип җавап бирер. До…
👁 9 667 просмотров
Аллаһның Расүле әйткән: “Кабер – буш дөнья түгел. Иманлы бәндә өчен ул җәннәт бакчаларыннан бер бакча, имансыз кеше өчен җәһәннәм чокырлары…
👁 9 265 просмотров
Ун ОЧРАКТА АЛЛАҺ ТӘГАЛӘНЕҢ РӘХМӘТ ФӘРЕШТӘЛӘРЕ ШУЛ КЕШЕЛӘР ӨЧЕН ИЗГЕ ДОГА КЫЛЫП ТОРАЛАР 1. Авыру кешенең хәлен белергә барганда яки зиярәт…
👁 9 187 просмотров
Кыз баласы булганнар өчен көндәлек дога 🤲 Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Йә Әр-Рахман, йә Әр-Рахим! Кызымны рәхмәтең белән урап ал, күңеленә …
👁 9 185 просмотров
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Йә Әр-Рахман, йә Әр-Рахим! Улымны Үз рәхмәтең белән урап ал. Күңеленә ныклы иман, йөрәгенә изгелек, тормышына бә…
👁 9 089 просмотров
Балаларны бәладән саклау өчен, һәркем укый ала торган дога👇🏻 Аллаһының Илчесе оныклары Хәсән һәм Хөсәенне яманлыктан саклау өчен, мондый …
👁 9 084 просмотров
ӘССӘЛӘМҮ ГӘЛӘЙКҮМ ҮӘ РАХМӘТУЛЛААҺИ ҮӘ БӘРАКӘӘТҮҺ ҮӘ ДӘҮЛӘӘТҮҺ ҮӘ ҖӘННӘӘТҮҺ! 🤲 Аллаһ Раббыбыз бүләк итеп биргән бүгенге ҖОМГА көнебез кояшл…
👁 8 996 просмотров
Рәфилә Шәмсетдинова: "Балаларга хәерле теләкләр генә телик".
👁 8 976 просмотров
Без Аллаһтан нидер сорыйбыз гел, Эчтән генә теләк телибез. Ни сорарга кирәклеген кайчак Үзебез дә төгәл белмибез. Кемдер сорый аннан б…
👁 8 946 просмотров
Яшерен дога Бу дөньяның иң матур бүләкләренең берсе — син белмәгән чакта да, сине яраткан бер кешенең Аллаһка синең өчен дога кылуыдыр... Т…
👁 8 909 просмотров
Үбәй бин Кәгб (Аллаһы Тәгалә аннан разый булсын иде) әйтә: “Бервакыт иртәнге намазны безгә Пәйгамбәребез ﷺ укытты һәм болай диде: «Ике кеш…
👁 8 896 просмотров
Авыр кайгы сулышларга капкан чакта, «Әни!» диеп яшь аралаш илерәбез. Аянычта таянычсыз калган көндә Әткәйләрнең бер сүзенә тилмерәбез. Дога…
👁 8 848 просмотров
Мәетне озатуда, күмүдә катнашу әдәпләре Мөселманны күмүдә башка мөселманнар да катнашырга тиеш. Шунлыктан мөселман, мәрхүмне белүен яки бел…
👁 8 743 просмотров
Йа Раббым, үзебезне, якыннарыбызны рәхмәтеңнән ташлама: тәнебезгә, колакларыбызга, күзләребезгә – саулык-сәламәтлек, җаныбызга – тынычлык, ш…
👁 8 693 просмотров
Кем ул мөселман? Мөселман дигәч күз алдыгызга нинди сурәт килә: намазлыкта утыручы, сәдака бирүче, дога кылучы кешеме? Ә Пәйгамбәребез мөсел…
👁 8 639 просмотров
Кадерлеләребез! Өлкәннәр көне белән! Сәламәтлек, хәерле, бәрәкәтле гомер, күңел тынычлыгы, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшә…
👁 8 620 просмотров
Үзең белән Аллаһ арасында, Аннан башка беркем дә белмәгән бер яшерен изге гамәлең булсын. 🤍 Яшерен кылынган изгелек — йөзгә нур, ризыкка бә…
👁 8 599 просмотров

Связанные темы в других каналах

Каналы из той же тематики, где часто появляются близкие сюжеты
Вся тема →
@otkrytki_i_pozdravlenia
🌷 Открытки
открытки с днем рождения Купить рекламу в канале — s.marketly.ru/kvG5UKuz https://okmx.ru/MNGmedia Заявка в РКН № 8176903717
👥 367 397 · +3 132/7д
@glent
Глент
Йоу, я создал
👥 319 802 · +9 076/7д
@petrovchanka_lera
@petrovchanka_lera
Ребят привет , спасибо что вы со мной PR https://t.me/g_a_sergevna (внимательно вводите ник) ВК https://vk.com/petrovchanka_lera Мое производство: https://petr
👥 318 584 · +3 406/7д
@public217238185
Zлой Пруф
Никого не жалко, никого! Реклама: https://clck.ru/3RcH8U Мария https://clck.ru/3QrWzS Кристина
👥 309 420 · +2 110/7д
@sonya_safarova
Соня Сафарова
Сотрудничество: pr@gmprod.agency
👥 306 202 · -2 897/7д
@shulginchik_nik
НИКИТА ШУЛЬГИН
Сотрудничество: pr@gmprod.agency
👥 305 534 · -4 888/7д
🏷 Темы и теги
#семейные ценности #воспитание детей #духовное развитие #коранические аяты #мусульманская семья #ислам #Разное
📋 О канале ДОГАЛЫ ЙОРТ
Догалы йорт — уютный уголок для тех, кто ценит семейные ценности и традиции. Здесь вы найдете вдохновение для воспитания детей, советы по созданию домашнего очага и духовному развитию. Присоединяйтесь к сообществу, где каждый день наполнен теплом и мудростью.
🔍 Архив всех постов Макс
Поиск по 18,088,791 постам из 204,521 каналов
Подключить за 490 ₽/мес →
Удалить пост или канал с МАКСОТЕКИ
Заявка подтверждается через бота Макс: нужно быть администратором канала и добавить бота МАКСОТЕКИ в администраторы. После проверки канал или конкретный пост скрывается с сайта.
📊 Аналитика канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ» ➡️ Перейти в канал Макс
Заявка в МАКСОТЕКА
➕
Добавьте свой канал в каталог
Зарегистрируйтесь в личном кабинете и добавьте канал за пару кликов.
Перейти в личный кабинет →

Бесплатная регистрация, быстрая модерация.