ДОГАЛЫ ЙОРТ
ДОГАЛЫ ЙОРТ
3 059 подписчиков · @doga_islam
К каналу →
🕌Дуслар, Ислам дине турында бик файдалы канал бар. Татар телендә вәгазь һәм нәсыйхәтләр, догалар, тәфсир дәресләре куела. 📚 Бу төркемдә дини сорауларга җавап таба аласыз. Кушылыг…
Читать далее →
7 229
Реклама
ГАИЛӘНЕ (НИКАХНЫ) НЫГЫТУ ӨЧЕН УКЫЛА ТОРГАН ДОГАЛАР 1. اللَّهُمَّ وَفِّق بَيْنِي وَبَيْنَ زَوْجِي (زَوْجَتِي)، وَاجْمَعَ بَيْنَنَا عَلَى خَيْرٍ “Әллааһүммә вәффико бәйнии вә бәйнә…
Читать далее →
6 367

“ИХ, ӘГӘР БОЛАЙ ЭШЛӘГӘН БУЛСАМ...

“ИХ, ӘГӘР БОЛАЙ ЭШЛӘГӘН БУЛСАМ...”
ДИП ҮКЕНЕРГӘ ЯРЫЙМЫ?

Ниндидер күңелсез хәлгә тарысак, максатыбызга ирешә алмасак яки планлаштырылган эшнең нәтиҗәсеннән риза булмасак, без гадәттә, “их, башкачарак эшләгән булсам, болай килеп чыкмас иде...” дип уйлап, үзебезне битәрли башлыйбыз. Мондый очракларда үз-үзеңне йончытып үкенү дөресме? Динебездә моның турында нәрсә әйтелә?

Акылга ия булган Адәм баласы һәр гамәлен уйлап, олы җаваплылык хисе белән башкарырга тиеш. Әмма, бу тормышта барысы да бездән генә тормый шул. Әлбәттә, эш нәтиҗәсе турында уйлану, булган хәлне анализлау тыелмый, бигрәк тә аны файдалы бер тәҗрибә итеп кабул итеп, аннан сабак алырга тырышсак.

Әмма ислам гакыйдәсе күзлегеннән караганда: “Их, болай эшлисе түгел иде, әгәр менә шулай эшләгән булсам...” – дип үкенү дөрес түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең бу хакта болай әйткәне билгеле: “Сиңа файда китерерлек нәрсәгә генә омтыл. Аллаһтан ярдәм сора һәм күңелеңне төшермә. Ә инде ниндидер кыен хәлгә тарысаң: “Их, әгәр шулайрак эшләгән булсам!” – дип әйтмә, киресенчә: “Моны Аллаһы Тәгалә тәкъдирләгән, һәм Ул нәрсә теләде – шуны эшләде” – дип әйт, чөнки “әгәр” сүзе шәйтанга үз мәкерле эшен башкарыр өчен юлны ача”. (Хәдис Мөслим җыентыгында китерелә).

Дөрестән дә, тәкъдиргә иман китерү ул – иман нигезләренең берсе. Ә инде кеше әйткән “әгәр болай эшләгән (яки эшләмәгән) булсам...” дигән сүзләр шәйтанны сөендерә, чөнки шушы “әгәр” аркылы ул кешене Аллаһның тәкъдиреннән шикләнергә һәм аңа ышанмаска этәрә. Әмма мөэмин-мөселман яхшы белә: аның белән булган һәрбер хәл – Аллаһның хикмәтле тәкъдире, һәм ни генә булса да, ул бу хәлне Раббыбызның әмере, олуг ихтыяры, кодрәтле теләге буларак кабул итәргә тиеш.

Шунысы да мөһим: мөэмин-мөселман Аллаһның Шәфкатьле, Рәхимле, Мәрхәмәтле булуын онытмый. Ул безне ярата һәм Аның безне яратуы безгә бирелгән авырлыкта да чагылырга мөмкин. Бәлки, шушы күңелсез хәл аша Ул кешене башка авыррак кыенлыклардан коткарадыр?.. Бәлки, шушы кыен хәл аны нәкъ менә аңа кирәк булган юлдан юнәлтәдер?.. Шулай ук Раббыбыз биргән авыр сынауларны лаеклы үткәндә, без Аның ризалыгына ирешеп, ахирәттә, мәңгелек тормышта бик кирәк булачак әҗер-савапларга ия була алабыз.

“Маидә” сүрәсенең 6 аятендә әйтелә: “Аллаһ сезгә кыенлык теләми, фәкать сезне пакьләргә һәм сезгә карата нигъмәтен төгәлләргә тели. Бәлки, сез шөкер итәрсез?”. Шуңа да һәрбер хәлдә Аллаһка рәхмәтле булыйк. Ул Үзенең ихлас иманлы бәндәләрен ташламас һәм догабызга җавап биреп, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Аның сөекле пәйгамбәре Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең шушы сүзләрен дә онытмасак иде: “Мөселманга ирешкән һәрбер авырлык сәбәпле – алҗыганлыкмы ул, авыру, хафалану, боегу, күңелсезлек, хәсрәтме яисә (кечкенә генә) энәнең кадалуымы – Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларыннан кайсысын да булса гафу итәр”. (Бохари).

Безнең бурычыбыз исә – Аллаһка гыйбадәт кылу һәм ихлас догаларыбыз белән Аңа мөрәҗәгать итеп, Аннан ярдәм сорау.

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
✨Төнге намаз — күңелнең Аллаһка ихласлыгын күрсәтүче вакыт. Бу — дөнья мәшәкатьләрен бер читкә куеп, җаның белән Раббыңа якынаю вакыты. Тыныч төндә күзләрне йокы басканда, галәм …
Читать далее →
5 077
Дуслар, сезгә бер кызык каналга язылырга тәкъдим итәм. Яучы- блогер, язучы, журналист Фәгыйлә Шакирова каналында тормыш турында сөйли, өшкерүчеләрне дә күрсәтә, ялгызларны кавыштыр…
Читать далее →
5 294
Другие главы канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ»
Выберите главу, чтобы продолжить чтение
Все посты →
Глава от 23.10.2026
2030 елда мөселманнар ике Рамазан аен каршы алачак. Бу исламның ай календаре бе…
👁 3 046 просмотров
Глава от 23.10.2026
🔥 СӘЛАМӘТЛЕК ТӨРКЕМЕНӘ РӘХИМ ИТЕГЕЗ! 🌿 Авыртулардан, сызлаулардан һәм сәламәтле…
👁 2 827 просмотров
Глава от 22.10.2026
Өегезгә җылылык һәм уңайлылык өстәргә теләсәгез, йокы бүлмәгезне матур, затлы ур…
👁 4 632 просмотров
Глава от 22.10.2026
Дуслар, сезгә бер кызык каналга язылырга тәкъдим итәм. Яучы- блогер, язучы, журн…
👁 5 294 просмотров
Глава от 22.10.2026
✨Төнге намаз — күңелнең Аллаһка ихласлыгын күрсәтүче вакыт. Бу — дөнья мәшәкать…
👁 5 077 просмотров
Глава от 21.10.2026
ГАИЛӘНЕ (НИКАХНЫ) НЫГЫТУ ӨЧЕН УКЫЛА ТОРГАН ДОГАЛАР 1. اللَّهُمَّ وَفِّق بَيْنِي…
👁 6 367 просмотров
Глава от 20.10.2026
🕌Дуслар, Ислам дине турында бик файдалы канал бар. Татар телендә вәгазь һәм нәсы…
👁 7 229 просмотров
Глава от 20.10.2026
Бермәлне бер сәхабә Мөхәммәд пәйгамбәргә (с. г. в.) үз тәнендәге бер авыртуга за…
👁 7 224 просмотров
Глава от 19.10.2026
Авыру кешенең сәламәтләнүен сорап нинди дога укырга? Гайшә радыяллаһу ганһә Рас…
👁 8 540 просмотров

Популярные посты канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ»

Нинди гыйбрәтле дөрес сүзләр🤲 Видео интернеттан.
👁 13 589 просмотров
📚🖋️Расүлуллаһ ﷺ әйткән: «Кем дә булса вафат булган кешене юса, аның кырык зур гөнаһысы гафу ителер. Кем дә булса мәетне кәфенләсә, Аллаһ ан…
👁 11 724 просмотров
Йа Раббым, үзебезне, якыннарыбызны рәхмәтеңнән ташлама: тәнебезгә, колакларыбызга, күзләребезгә – саулык-сәламәтлек, җаныбызга – тынычлык, ш…
👁 11 635 просмотров
Альбина Фазлыева хатын-кызларга гаурәтне каплап йөрүнең фазыйләтләре турында сөйли🤲
👁 11 486 просмотров
Үзең белән Аллаһ арасында, Аннан башка беркем дә белмәгән бер яшерен изге гамәлең булсын. 🤍 Яшерен кылынган изгелек — йөзгә нур, ризыкка бә…
👁 10 421 просмотров
Аллаһның Расүле әйткән: “Кабер – буш дөнья түгел. Иманлы бәндә өчен ул җәннәт бакчаларыннан бер бакча, имансыз кеше өчен җәһәннәм чокырлары…
👁 10 107 просмотров
Кеше дүрт тапкыр «Йа, Раббым!» дип әйткәндә, Аллаһы Тәгалә аңа: «Мин сине тыңлыйм, и колым! Сора, сораганың бирелер!» - дип җавап бирер. До…
👁 9 972 просмотров
КАЙСЫ СҮЗНЕ КАЙЧАН КУЛЛАНЫРГА? 🔸 Әлхәмдүлилләһ Сүзгә-сүз мәгънәсе: «Аллаһыга мактау булсын». Мөселманнар бу сүзләрне Аллаһ Тәгалә теге яки …
👁 9 862 просмотров
Үбәй бин Кәгб (Аллаһы Тәгалә аннан разый булсын иде) әйтә: “Бервакыт иртәнге намазны безгә Пәйгамбәребез ﷺ укытты һәм болай диде: «Ике кеш…
👁 9 858 просмотров
Балаларны бәладән саклау өчен, һәркем укый ала торган дога👇🏻 Аллаһының Илчесе оныклары Хәсән һәм Хөсәенне яманлыктан саклау өчен, мондый …
👁 9 534 просмотров
Без Аллаһтан нидер сорыйбыз гел, Эчтән генә теләк телибез. Ни сорарга кирәклеген кайчак Үзебез дә төгәл белмибез. Кемдер сорый аннан б…
👁 9 508 просмотров
Ун ОЧРАКТА АЛЛАҺ ТӘГАЛӘНЕҢ РӘХМӘТ ФӘРЕШТӘЛӘРЕ ШУЛ КЕШЕЛӘР ӨЧЕН ИЗГЕ ДОГА КЫЛЫП ТОРАЛАР 1. Авыру кешенең хәлен белергә барганда яки зиярәт…
👁 9 499 просмотров
Яшерен дога Бу дөньяның иң матур бүләкләренең берсе — син белмәгән чакта да, сине яраткан бер кешенең Аллаһка синең өчен дога кылуыдыр... Т…
👁 9 422 просмотров
Кадерлеләребез! Өлкәннәр көне белән! Сәламәтлек, хәерле, бәрәкәтле гомер, күңел тынычлыгы, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшә…
👁 9 276 просмотров
Авыр кайгы сулышларга капкан чакта, «Әни!» диеп яшь аралаш илерәбез. Аянычта таянычсыз калган көндә Әткәйләрнең бер сүзенә тилмерәбез. Дога…
👁 9 220 просмотров
Кыз баласы булганнар өчен көндәлек дога 🤲 Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Йә Әр-Рахман, йә Әр-Рахим! Кызымны рәхмәтең белән урап ал, күңеленә …
👁 9 185 просмотров
Рәфилә Шәмсетдинова: "Балаларга хәерле теләкләр генә телик".
👁 9 097 просмотров
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. Йә Әр-Рахман, йә Әр-Рахим! Улымны Үз рәхмәтең белән урап ал. Күңеленә ныклы иман, йөрәгенә изгелек, тормышына бә…
👁 9 089 просмотров
«Яшерен серләрнең ачкычлары - Аллаһ хозурындадыр, аларны Аллаһыдан башка һичкем белмәс. Ул коры җирдә дә, диңгездә дә ниләр бар – һәммәсен д…
👁 9 047 просмотров
Мәетне озатуда, күмүдә катнашу әдәпләре Мөселманны күмүдә башка мөселманнар да катнашырга тиеш. Шунлыктан мөселман, мәрхүмне белүен яки бел…
👁 9 039 просмотров

Связанные темы в других каналах

Каналы из той же тематики, где часто появляются близкие сюжеты
Вся тема →
@otkrytki_i_pozdravlenia
🌷 Открытки
открытки с днем рождения Купить рекламу в канале — s.marketly.ru/kvG5UKuz https://okmx.ru/MNGmedia Заявка в РКН № 8176903717
👥 370 181 · +2 025/7д
@dance_adrenalin
AdrenalinHouse
Сотрудничество: pr@gmprod.agency
👥 368 151 · -6 122/7д
@otkti
Стикеры
Стикеры Биржа: telega.in/m/otkti Реклама: 6max.ru/oliva
👥 330 304 · +12 074/7д
@petrovchanka_lera
@petrovchanka_lera
Ребят привет , спасибо что вы со мной PR https://t.me/g_a_sergevna (внимательно вводите ник) ВК https://vk.com/petrovchanka_lera Мое производство: https://petr
👥 324 380 · +4 571/7д
@sonya_safarova
Соня Сафарова
Сотрудничество: pr@gmprod.agency
👥 300 225 · -4 725/7д
@shulginchik_nik
НИКИТА ШУЛЬГИН
Сотрудничество: pr@gmprod.agency
👥 299 698 · -3 818/7д
🏷 Темы и теги
#семейные ценности #воспитание детей #духовное развитие #коранические аяты #мусульманская семья #ислам #Разное
📋 О канале ДОГАЛЫ ЙОРТ
Догалы йорт — уютный уголок для тех, кто ценит семейные ценности и традиции. Здесь вы найдете вдохновение для воспитания детей, советы по созданию домашнего очага и духовному развитию. Присоединяйтесь к сообществу, где каждый день наполнен теплом и мудростью.
🔍 Архив всех постов Макс
Поиск по 18,581,280 постам из 204,838 каналов
Подключить за 490 ₽/мес →
Удалить пост или канал с МАКСОТЕКИ
Заявка подтверждается через бота Макс: нужно быть администратором канала и добавить бота МАКСОТЕКИ в администраторы. После проверки канал или конкретный пост скрывается с сайта.
📊 Аналитика канала «ДОГАЛЫ ЙОРТ» ➡️ Перейти в канал Макс
Заявка в МАКСОТЕКА
➕
Добавьте свой канал в каталог
Зарегистрируйтесь в личном кабинете и добавьте канал за пару кликов.
Перейти в личный кабинет →

Бесплатная регистрация, быстрая модерация.