🎭 20 май көнне Казан шәһәренең Ленин исемендәге Мәдәният сараенда балалар һәм яшүсмерләр театрларының «Сәйяр» республика фестивале җиңүчеләрен һәм при…
🔸Безнең гимназиянең «Алкыш» театры да (җитәкчесе Х.Х. Тухфатуллова) әлеге фестивальдә үзен сынатмады. Нәтиҗәдә, тырышлык бушка китмәде: «Алкыш» театры республика дәрәҗәсендәге ярышта өченче урынга лаек булды! Бу — бөтен гимназия өчен зур горурлык һәм безнең талантлы балаларның тагын бер зур казанышы.
Театр үз эченә сәнгатьнең берничә юнәлешен ала: җыр, сүз сәнгате, бию, иң мөһиме туган телебезне. Музыка бизәлешен әзерләгән Ярхамова Ф.Ф., биюне куючы Кыямова Р.Х., татар теле укытучылары Хәйруллина А.Г., Шакирова Р.Г., Назипова Г.С.га зур рәхмәтләребезне белдерәбез 💐