👩🎓👨🎓 21 майда безнең гимназиянең 6Б һәм 6В сыйныф укучылары Тухфатуллина Х.
✔️ Бу – иң зирәк һәм белемгә омтылучы балалар өчен уникаль мәйданчык. Программага 5-7 сыйныф укучылары керә: дүрт кызыклы тур дәвамында алар катлаулы сорауларга җавап бирәләр һәм җиңү өчен көрәшәләр.
Безнең укучыларыбыз гимназия данын лаеклы якладылар, эрудицияләрен, команда рухын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр.
Әлеге интеллектуаль сынауга балаларны әзерләгән укытучыларга: Хәйруллина А.Г., Назипова Г.С., Ханнанова Г.М. чын күңелдән рәхмәт белдерәбез👏
Барлык катнашучыларны да котлыйбыз һәм яңа интеллектуаль җиңүләр телибез!