✔️21 майда безнең гимназиядә өстәмә белем бирү түгәрәкләренең иҗади отчет концерты узды.
Сәхнәдә халык көйләре һәм заманча ритмнар, биюләр, сүз сәнгате, музыка уен кораллары яңгырады.
Иҗат коллективлары җитәкчеләре:
🎭 Тухфатуллова Хәлимә Хакимовна — «Алкыш» театр студиясе;
🪈Диярова Фарида Габдулхаевна — «Милли хәзинә» курайчылар ансамбле;
🕺Павлова Лариса Викторовна — «Современные танцы» бию студиясе;
💃Хасанова Алия Газимовна — «Сөембикә» бию студиясе;
🎼 Гумарова Гульназ Асхабетдиновна һәм Киямова Разима Хангалиевна — «Гөлләр» вокал-хореография студиясе;
🎤Ярхамова Фарида Фаридовна — «До, ре, ми» вокал түгәрәге;
🏆 Шарифуллина Эльвина Яфкатовна — «Миллениум» эстрада бию студиясе.
Яшь артистларыбызга чыгышлары өчен, ә укытучыларыбызга — көн саен балаларда иҗат уты кабындырганнары өчен рәхмәтләребезне белдерәбез👏