☝Ни өчен мунчада йокларга ярамый?
✅"Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев шушы сорауга җавап биргән.
Мунча, бәдрәф – җеннәр оясы. Анда озак торырга да, йокларга да ярамый, югыйсә җен тияргә мөмкин. Динебез буенча мунчада парланып утырганда тулысынча чишенмичә, гаурәтне каплап юынырга кирәк, үзең генә юынган вакытта да шулай, - дигән ул.