ГАИЛӘ БУ!
Хатын һәм ир талаша,
Өйдә хәйран - тамаша.😩
Икесе дә кызганнар,
Әдәп чиген узганнар.
Нинди генә сүз чыкмый,
Ярый әле, күз чыкмый.😨
Талаш бермәл сүрелә,
Ир киеменә үрелә.
- Мин, - ди, - китәм. Хуш, хатын!
Тик белеп кал: яраттым❤
Күрешмәсәк яңадан,
Телгә алма яманлап.
Хатын әйтә:
- Хуш, ирем!
Мин дә сине бик сөйдем❤.
Син эштә чагында да
Сагынып бетә идем.
- Чынмы, хатын?🥺
- Чын, картым.🤗
- Яраттыңмы?
- Яраттым❤.
- Әле дәме?
- Әле дә! 😘
- Мин дә сөйдем мәңгегә.💕
Сүз китә гөлдер-гөлдер,
Күз итә мөлдер-мөлдер.
Бүрек баштан ташлана,
Тормыш кабат башлана.😍
(Фәнис Яруллин,1973)