💦ЯҢГЫР СУЫ ҖЫЯСЫЗМЫ❓ Элек-электән авыл кешесе яңгыр суының кадерен белгән.
ҖЫЯСЫЗМЫ❓
Элек-электән авыл кешесе яңгыр суының кадерен белгән. Өй түбәләреннән аккан тамчыларны мичкәгә, зур савытларга җыеп куйганнар.
✅ Бүген дә бу гадәт яңадан популярлаша бара.👍
❤Беренчедән, яңгыр суы бакча өчен бик кулай санала💯. Аның составында каты тозлар азрак булганлыктан, үсемлекләр аны җиңелрәк «кабул итә». Шуңа күрә күпләр помидор, кыяр, чәчәкләргә нәкъ менә яңгыр суы сибәргә тырыша.💦
❤Икенчедән, чәчне яңгыр суы белән юсаң, йомшак була, тән тиресенә дә шифасы бар.
✅ Яңгыр суын дөрес итеп җыярга кирәк: савытлар чиста булсын, өстен каплап кую хәерле.
☝Юыну өчен кулланырга булса, яңгырның беренче агымын җыймаска кирәк. Чөнки түбәдә яткан тузан-пычрак иң элек беренче тамчылар белән агып төшә.
Яңгыр суын җыеп кулланасызмы?
👍 - Әйе
❤ - Юк