Саклап куегыз.
Бик тәмле ассорти рецепты калдырам. Ел да ясыйм. Рассолы да тәмле, кыяр-помидоры да. Киттекме?
Банкаларны юып, тобенә укроп зонтигы, петрушка , лавр яфрагы, кара борыч, гвоздика, ярты суган телемләп, сарымсак 1 булемтек, баллы борыч турап, кыярны бик вак итмичэ (бармак калынлыгы), помидор катыракларын кискәләп банканы тутырасыз. Барысы да кунлегезгә ничек ошый, шулай тутырыгыз. Граммлап улчәмәдем.
Аерым кәструлдә маринад ясыйбыз. Аның өчен 2 литр су салабыз, шуңа 3 аш калагы тоз, 200 гр шикәр комы, кайнап чыккач, 150 гр 9 процентлы уксус салып , әзер маринадны яшелчә тутырылган банкаларга агызып чыгабыз. Капкачларны өстенә генә куеп, водяной баняда 5 мин куеп алабыз. Водяная баня ул - кәстрюлгә су салып, төбенә салфетка җәеп , шунда банкаларны тезеп , стерилләштерү.
5 мин уткәч, банкаларны алып, ябып, каплап куябыз одеял белән. Суынгач, саклый торган җиргә куясыз. Бик тәмле килеп чыга. Ясап карагыз.
Сезнен Лилиягез