Мамадышта студент-эретеп ябыштыручы егетләр хәрби гаиләсенә ярдәм иткән😍 Мамадыш шәһәрендә яшәүче хатын-кыз Политехник
Мамадыш шәһәрендә яшәүче хатын-кыз Политехник көллияткә көтелмәгән үтенеч белән мөрәҗәгать иткән: йорты түбәсеннән төшкән кар коймасын җимергән. Хатынның ире хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында булу сәбәпле, ярдәм итәр кеше табылмаган.
Көллият җитәкчелеге, «ничек ярдәм итмәскә?» дигән принциптан чыгып, шунда ук ярдәм оештырган. Уку йортының җитештерү укыту мастеры Рөстәм Салихов һәм аның студент-эретеп ябыштыручы шәкертләре зыян күргән койманы оператив рәвештә төзекләндергән.
Гаилә әгъзалары башкарылган эш өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткергән.
«Студентларга һәм аларның остазына ярдәмчеллекләре һәм һөнәри эшләре өчен зур рәхмәт», — дип билгеләп үткән хәрби гаиләсе.