– Дүрт ел буе Ризат белән бергә укыдык.
– Ни өчен элегрәк җырламадың? Сәхнәдә бер дә күренмәдең.
- Сәхнәгә чыгарга бик күп акча, мөмкинлек кирәк. Бер җырны әзерләү 70 мең сумнан да ким тормый. Ә ул вакытта андый мөмкинлегем юк иде. Әти белән әнидән гел акча сорап булмый бит инде дип, тырнак үстерү белән шөгыльләнә башладым. Моның өчен җыйнак кына бер өстәл кирәк иде, аны Ризат белән кибеткә барып алдык. Аның да тарихы кызык.
Таксига түләгәнче, Ризатка түләрмен дип аңа мөрәҗәгать иттем. Ул вакытта йөрми идек әле. Миңа ошаган өстәлләр 7-8 мең сум тора иде. Яшь гаилә өчен дип куелган 2-3 мең сумлык өстәлгә күзем төште. Әмма ничек алырга? Без бит гаилә түгел. Ризат: “Әйдә!” – дип өстәлне алды да кассага китте. Сатучыны: “Без – яңа өйләнешкән пар”, – дип алдады. Ә сатучы язылышу турындагы таныклыкны сорады, ул булмагач: “Балдакларыгыз кая соң?” – диде. Ризат: “Ничек инде ышанмыйсыз?” – диде дә, иренемнән суырып үпте. Шок хәлендә калдым. Әмма үптермичә дә булмый, өстәл кирәк бит (көлә).
Сәүдә үзәгендә күн эшләнмәләре кибетендә дә эшләдем. Җырчы булырга омтылыш юк иде, үземне косметология юнәлешендә күрдем. Дипломны алырмын да бизнесвумен, ягъни эшмәкәр булырмын дип уйладым. Ризат белән яши башлагач, ул мине сәнгатькә алып кереп китте, сәхнә белән таныштырды. Ә бервакыт Уфадагы укытучым: “Зинира, үзе генә җырлаучы җырчылар күп. Сез бит ирең белән бергә укыгансыз. Әйдә, бергә җырлагыз әле”, – дип тәкъдим ясады. Ә ул безнең туйда булган иде, Ризатны шунда күреп калды. Айдар абый Тимербаевка мөрәҗәгать иттек тә, беренче хит җырыбыз – “Бул үземә генә” җырын язып бирде. Шулай итеп, сәхнәгә кереп киттек. Айдар абый да безнең белән кызыксына башлады.
– Тиз арада популяр булуыгызның һәм әле дә хит җырчылар рәтендә торуыгызның сере нидә дип уйлыйсың?
– Ул популярлыкны казану өчен бик күп көч куярга кирәк. Бер дә җиңел бирелмәде. Суыткычта ипи, колбаса булмаган чаклар да бар иде. Безнең гаилә тормышы тулай торакның 17 квадрат метрлы бүлмәсендә башланды. Бөтен булган акчаны иҗатка сарыф иттек. Ризат мәҗлесләрдә, таксида эшләде, мин – тәрбияче.. Өч тиен тотмыйча, ун тиен алып булмый, диләр. Әти-әниләр дә бик булышты. Маллар үстереп, сатып, ул акчаны шулай ук иҗатка тоттык. Диңгезгә дә беренче тапкыр күптән түгел генә бардык, тунны да былтыр гына алып кидем. Читтән караганда, барысы да бик җиңел кебек тоеладыр...
Зинира Рамазанова белән әңгәмәдән