Архивтан «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Юныс улы ӘМИНОВ белән әңгәмә килеп чыкты.
- Нәрсәсе белән гашыйк итте телевидение, гомерегезне аңа багышлауның авыр ягы булдымы, Илшат Юнысович?
- Мин бит 55 нче мәктәптә укыдым. Янда гына телевидение. Миңа 10 яшьләр вакытында телевидение безнең мәктәпкә татар телендә иркен сөйләшә алучы малайлар-кызлар эзләп керде. Шулай итеп мин «Пионер иле» тапшыруын алып бара башладым. Туры эфирда эшли идек. Шуннан канга сеңгәндер инде, мин үземне башка һөнәрдә күрмәдем дә.
- Кечкенә вакыттагы Илшат алайса тәртипле, инсафлы гына булган?
- Мин бик тиктормас бала идем. Туктаусыз көлә, дәрестә боргаланудан башканы белмәгәнмен, күрәсең, тәртип буенча гел начар билге эләкте. Ул шуның кадәр проблемага әйләнгән, ахры, беренче класста әтине мәктәпкә чакырып, малаеның нинди булуы турында тәфсилләп сөйләгәннәр. Дәрес алып барырга комачаулый, биш минут тик кенә утыра алмый, янәсе. Әти эшеннән ял алып, минем белән дәресләрдә утыра башлады. Мин борыла гына башлыйм - ул «шалт» арттан төртә. Теге үткәреп булмастай 45 минутны әти белән үткәрергә өйрәнә башладым.
Әти ул яктан минем белән туктаусыз шөгыльләнә иде. Иртәнге бишкә кадәр иншалар язу хәтердә. Сүзгә мәхәббәтне дә әти тәрбияләде. Без бит ул яктан бөтенебез дә әти-әниләребез әвәләгән продукт, табигый талант кына чүп ул. Биш минут та тик утыра алмаган баланы талант кына коткара аламы соң инде?
Балачакта әти бер генә тапкыр кул күтәрде. Ишегалдында кызлар минем «ике»ле алганымны әйткән, әти кайткач, миннән билгеләрем турында сораштырды. Алдашуымны тотып алган әтидән шул вакытта эләкте. Башка аның кул күтәргәне, минем әтигә алдашканым булмады. Мәктәпне бер «дүрт»ле белән тәмамладым.
- Әтиегезнең кырыс тәрбиясенә Сез бүген рәхмәтле дип аңлыйм.
- Һичшиксез. Заманында әтинең кырыслыгын кабул да итмәгән вакытым булгандыр, диктатор, янәсе, йомшаграк та булса ярар иде. Әмма хәзер акыл туплап әйтә алам - малай кешегә кырыс тәрбия кирәк. Әти һәрвакытта эш белән тәрбияләде - бакчада да миңа гел эш уйлап табып тора иде. Малайлар су коенырга чаба, ә мин әбәткә кадәр 50 арба балчык ташырга тиеш, төштән соң - тагын иллене. Тиз генә коенып килерлек ярты сәгать вакыт кала. Эш бетсә, бер өем тутыккан кадак турылатып утырам - бетмәс-төкәнмәс «даң-доң».
Мин хәзер дә бакчада эшләүдән ләззәт алам - канга гына түгел, тәнгә дә хезмәттән ләззәт алу дигән нәрсә сеңеп кала икән ул! Әтинең бер генә теләген үтәмәдем - музыка мәктәбен тәмамлый алмадым...