Бер кеше дә үз илендә Пәйгамбәр булмый, диләр, Торган, эшләгән җирләрдә Булсак та әллә кемнәр, – Авылга кайтып төшүгә Бе
Пәйгамбәр булмый, диләр,
Торган, эшләгән җирләрдә
Булсак та әллә кемнәр, –
Авылга кайтып төшүгә
Без – шул авыл малае.
Фәлән Фәләнович дими
Сиңа авыл агае.
Министрмы, галимме син,
Дан казанган шагыйрьме,
Генералмы, очучымы,
Дөньялар гизгән ирме –
Син барыбер шул авылдан
Чыккан бер гади бала.
Даннарың, дәрәҗәләрең
Юлда ук коелып кала.
Монда инде синең янга
Кермиләр бүрек салып:
Бик гади дә, бик гали дә,
Горур да монда халык.
Дипломатлык та җитәрлек,
Ансыз соң ярыймени?!
Тыңлый ул синең сүзеңне, –
Беркатлы сабыймени:
Тыңлый, күзеннән кичерә
Синең һәр хәрәкәтең.
Төшермисеңме, дигәндәй,
Авылыбыз дәрәҗәсен.
Сыный, гел күзәтә шулай
Һәр авыл үз баласын.
Кайда йөрмә, авылыңның
Тоясың шул карашын.
Шул караш чит-ят җирләрдә
Гел тансык, гел кирәкле.
Җылыта ул, эретә ул,
Зур итә ул йөрәкне.
Фәнис ЯРУЛЛИН