Күзенә карыйм да, Асылын белергә тырышам Юлымда очраган кешенең: Бу нинди кеше, дим. Мин белгән кешеме? Әллә соң эчендә
Асылын белергә тырышам
Юлымда очраган кешенең:
Бу нинди кеше, дим.
Мин белгән кешеме?
Әллә соң эчендә
Бөек сер йөртәме?
Бүгене ниндирәк?
Ниндирәк үткәне?
Ышанасым килә,
Бушанасым килә,
Сыенып кешегә:
Нәкъ синдәй кешегә,
Нәкъ миндәй кешегә,
Нәкъ бездәй кешегә...
Кайчакта минем дә
Күңелем күшегә...
Мин дә бит кеше лә!
Гап-гади кеше лә!
Карыйм да... үземә
Мең сорау яудырам:
Бу нинди кеше, дим?
Зур микән
Күләме эшенең,
Замана
Бизмәнгә салдырса?
Ут йота микән, дим,
Ялгышып, аз гына
Кешенең хәтерен калдырса?
Сораса Кешелек,
Ниндирәк кеше, дип,
Әйтерлек булсын, дим,
Бер дигән кеше, дип,
Мәкерсез эче, дип.
Нәкъ синең төсле, дип,
Нәкъ минем төсле, дип,
Нәкъ безнең төсле, дип,
Иң кирәк чагыңда
Таяныр кеше, дип...
Күзенә карыйм да
Очраган берсенең,
Асылын белергә тырышам
Гап-гади кешенең –
Нәкъ үзем ишенең,
Нәкъ синең ишенең,
Нәкъ безнең ишенең...
Шәмсия ҖИҺАНГИРОВА