Сак бул: остеопороз 50 яшьтән өлкән һәр өченче хатын-кыз һәм һәр бишенче ир-ат остеопороздан интегә. Остеопороз – сөяк
50 яшьтән өлкән һәр өченче хатын-кыз һәм һәр бишенче ир-ат остеопороздан интегә. Остеопороз – сөяк массасының тыгызлыгы кимү. Шул рәвешле сөякнең ныклыгы югала. Ул нык булсын өчен, сөяк тукымасы гел яңарып торырга тиеш. Кеше олыгайган саен, сөяк тукымасы тизрәк таркала.
Остеопорозның беренче симптомы – сөяк сыну. Арка авыртырга мөмкин, гәүдә озынлыгы кыскара, кайберәүләр бөкрәеп йөри башлый.
Әлеге авыру күбрәк хатын-кызлар арасында күзәтелә. Бу аларның физиологияләре, гормональ үзгәрешләр белән бәйле. Менопауза башлангач, хатын-кызлар гормоны эстроген бүленеп чыгу туктый. Эстроген сөяк тукымасы яңару һәм җимерелү арасындагы балансны көйләп тора.
Нәселдәнлек тә роль уйный. Ябык кешеләргә дә уйланырга сәбәп бар. Аз хәрәкәтләнү, тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану, кальций җитмәү остеопорозга китерә.
Һәр көнне кеше организмына кимендә 1000 мг кальций керергә тиеш. 60 яшьтән соң – 1300 мг. Йөкле ханымнарга һәм яшь әниләргә – 1400гә кадәр.