– Сине халыкка таныткан “Каеннар арасында” җыры өчен нинди генә сүзләр әйтмәделәр...
– Җырның сүзләрен Роберт абый Миңнуллин, көен Оскар Усманов иҗат итте. Ул җыр болай популяр булыр дип уйламадык. Җыр да, клип та искиткеч кабул ителде. Шулай да җырның сүзләренә бәйләнүчеләр, андый шигырь буламени, дип әйтүчеләр күп булды. “Роберт абый, бу җырга концерт саен бәйләнәләр, сүзләре сезнеке бит, нәрсә дип җавап бирим?” – дигәч, ул: “Кайгырма, энекәш, җавапны бирербез, син җырла”, – диде. Чынлыкта, бу – шигъри шаяру. Аңлаганы аңлады.
– Бүгенге Рәсим Низамовтан канәгатьме син? Гомумән, бүгенге эстрада турында ни уйлыйсың?
– Кеше беркайчан да канәгать булырга тиеш түгел. Канәгать булу – ул үсүдән туктау. Әле сәхнәдән китәргә җыенмыйм, яңа җырларым да күп. Эстрадага килгәндә, җырчылар күп дибез. Мин бүгенге кайбер яшь җырчыларны танымыйм да. Сәхнәгә ыргылу бәлки яхшыдыр, кеше начар ният белән сәхнәгә чыкмый. Ләкин сәхнә – чүп җыя торган урын түгел, ул – изге урын. Профессиональлек югала бара. Бик күп конкурсларда жюрида утырам. Кемнең җырлый белүе, кемнең сәләте юклыгы шундук күренә. Җырлый белмәгәннәргә бу өлкәгә ялгыш килеп эләгүләрен аңлатырга туры килә.
Рәсим Низамов белән әңгәмәдән.