🌿🌱🍃Гөлчирә Нәҗметдиновадан дару үләннәрен җыю буенча 5 киңәш ✅Үләннәрне, аеруча чәчәкләрен чык кипкәч, коры җиләс һавад
✅Үләннәрне, аеруча чәчәкләрен чык кипкәч, коры җиләс һавада җыярга кирәк. Эфир майларыннан торган үләннәрне (мәсәлән, бөтнек яки әнис) – кояшлы эссе көндә, ә сусыл җимешләрне – иртән яки кичен генә.
✅Кайбер коры җимешләр, шулай ук орлыклар (укроп, әнис, тмин орлыклары) өлгергәндә үк сусыллыгын җуя, шуңа күрә аларны киптерергә кирәкми.
✅Үлән чәчәкләрен тулысынча атып бетергәч кенә җыялар. Кайвакыт чәчәк бөреләреннән файдалану очраклары да була анысы. Тик дәвалану максатында беркайчан да сула башлаган чәчәкләрне җыярга ярамый.
✅Үләнне (сабаклары һәм яфраклары өчен) бөреләнү яки чәчәк ату чорында җыялар.
✅Үлән орлыкларын һәм җимешләрен тулысынча өлгереп беткәч кенә җыялар. Әмма искәрмәсе дә бар. Әйтик, өлгереп җиткән гөлҗимеш (шиповник) бик йомшак була һәм сытыла. Шуңа күрә аны алданрак җыялар.
✅Яшь агачларның (3–4 яшьлек) гына кайрысы файдалы. Яшь кайры шома була. Имән кайрысын кәүсәсеннән түгел, ә ботакларыннан куптарып алырга кирәк.