Истанбулда Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуны билгеләп узганнар.
Чарада Татарстан Республикасының Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин, Россия Федерациясенең Истанбулдагы Генераль вәкиллеге әгъзалары, шулай ук Истанбулдагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашкан.
Тантаналы чара кысаларында Габдулла Туай исемендәге паркта шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салганнар. Бәйрәмдә татар, рус һәм төрек телләрендә Тукай шигырьләре яңгыраган, шулай ук шагыйрьнең юбилее мөнәсәбәте илә паркта каен агачы утыртылган. Шул ук бәйрәм чаралары кысаларында "Татарча диктант" та язганнар.
Бу турыда Татарстан Республикасының Төркиядәге вәкаләтле вәкиллегеннән хәбәр иттеләр.