Яшел Үзән районында кичә коточкыч юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, Renault Logan машинасы руле артында 18 яшьлек егет исерек хәлдә булган.
Тиешле тизлекне арттырып ул идарә итүне югалткан, шуңа автомобиль юл кырыена чыгып, металл киртәгә бәрелгән һәм әйләнеп капланган.
Һәлакәт нәтиҗәсендә 16 яшьлек пассажир кыз урында ук җан биргән.
Шулай ук машинада булган тагын ике яшүсмер — 13 һәм 14 яшьлек пассажирлар төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатылган.
Ачыкланганча, машина йөртүче исерек хәлдә булган, моннан тыш машина йөртү таныклыгы булмавы ачыкланган.
Фаҗига урынына Яшел Үзән прокуроры вазыйфаларын башкаручы Марс Иббәтов килгән. Тикшерү барышы прокуратура контроленә алынган.