– Ирегез белән дә 19 ел гына бергә яшәп кала алгансыз.
– Сорауга төгәллек кертик әле, 19 елның 5 елын фани дөньяда яшәвемнән сызып атыйк. Чөнки мин ул вакытны яшәмәдем. Бәхет дип алданганбыздыр гына. Чит кеше күзе белән карасаң, бернинди бәхет тә булмагандыр да, бәлки. Өйләнештек, яшәргә урыныбыз булмады. Бер-бер артлы балалар туды. Казанга күчеп килгәч, әйтеп үттем инде, 13 ел исерек күршеләр белән яшәдек. Моны бәхет дип атап буламы?! Әмма мин үземне бәхетсез тоймадым. Алма кебек улым белән кызым булды. Ирем авыргач та, балаларымны мескен дип әйтмәсеннәр өчен, барысын эшләргә тырыштым, хәтта улыма бер төн эчендә куртка теккәнем дә хәтеремдә.
– 5 ел ирегезне каравыгызны да беләбез. Бу сынауны ничек кичердегез?
– Ахыры билгеле иде. Әмма ирем соңгы көннәренә кадәр үзенең яман шеш белән авырганын белмәде. “Син яшисең”, – дип кабатлап тордым. Әни: “Син бит, бәбкәм, бер көн рәхәт күрмәдең. Авыру ир карасаң да, бер көн дә эшеңне калдырмадың, балаларыңны да менә дигән итеп карадың”, – дип әйткәч кенә үземне жәлләп кычкырып елап җибәрдем. Ниләр кичергәнемне бер Аллаһым белә дә, үзем генә беләм. Хисләр дилбегәсен каты тота торган кеше булсам да, иремдә нинди хаста икәнен белгәч, дилбегәм кулдан ычкынды. Берничә мәртәбә аңымны югалттым.
– Игътибарыгызны яулап алырга теләүчеләр күп булгандыр, шулаймы?
– Дөрестән дә, матур булганмын икән. Әмма егетләргә күтәрелеп карап, сайланып йөрмәдем. Бу дөрес яшәмәүнең тагын бер билгеседер, бәлки. Акыллы кызлар егетләрне үзләре сайлый икән. Хәзер: “Мин бит сиңа 10-15 ел гашыйк булып йөрдем”, – дип әйтүчеләр бар. Күрәсең, салкын, усал булып та күренгәнмендер. Яшь вакытта кызык хәлләр булып алды инде. Институтта укыганда 4 ел дуслашып, яратып йөргән егетемне үземнең төркемдәш кыз тартып алды. Мин карусыз, дус дип йөргән кызны жәлләп, үзем теккән күлмәкләрне биреп, үзебез белән кинога, театрга да ала идек. Берзаман: “Егетең дус кызың белән хыянәт итте”, – дигән хәбәр килде. Мин аны гафу итә алмадым...
Шәмсия Җиһангирова белән әңгәмәдән.