Йомшак кына елмаюлы йөзең Күз алдыма килә таңнарда. Әни, әни, еллар кирәк булды Синең күңелеңне аңларга. Әни, әни, кадер
Күз алдыма килә таңнарда.
Әни, әни, еллар кирәк булды
Синең күңелеңне аңларга.
Әни, әни, кадерлисе килә,
Җитмәгәндер кебек җылыбыз.
Бер кайгыга, бер шатлыкка салган
Мең төсмерле гомер җырың без.
Йомшак эндәшүең ишетәм күк
Тынлыгында туган нигезнең.
Әни, әни, ничек өзелә үзәк! –
Үзәгебез идең син безнең.
Әни, әни, кадерлисе килә,
Җитмәгәндер кебек җылыбыз.
Бер кайгыга, бер шатлыкка салган
Мең төсмерле гомер җырың без.
Йомшак кына карашларың калган
Тәрәзләрне сөртәм тын өреп.
Синең күзләр төсле тәрәзәләр
Безне көтә һаман тилмереп.
Әни, әни, кадерлисе килә,
Җитмәгәндер кебек җылыбыз.
Бәгыреңне гел сызлатып торган
Мең төсмерле гомер җырың без.
Илсөяр Иксанова