Шагыйрә Клара Булатованың ире Нәфис Рафигуллин сөйләгәннәрдән: Клара университетны бетергәч, Әлмәт районы Кәшер мәктәбе
Клара университетны бетергәч, Әлмәт районы Кәшер мәктәбенә килеп укыта башлый. Мин ул вакытта Себердән хәрби хезмәттән ялга кайткан идем. Яңа ел алды. Бертуган сеңлем шушы Кәшер мәктәбендә тулай торакта яшәп, укыды. Мин аның хәлен белергә килдем.
Мәктәпкә кердем, дәрес бара. Хәрби шинельне укытучылар бүлмәсендә элеп калдырдым. Клара чирек ахыры булгач, билгеләр чыгарырга килгән булган. Минем шинель астында Клараның пәлтәсе калган икән. Минем шинельне күтәреп ала алмый. Мин инде Клараның пәлтәсен алып биреп, аңа аны кияргә булыштым. Ишекне ачып Клараны чыгардым. Сеңлем дә минем белән иде. “Кем булды бу?”, – дип сорадым. “Безнең татар теле укытучысы”, – ди. Ул шундый нәзек, зифа иде. Мин аны сеңлемнең сыйнафташы дип уйладым.
Авылга килгәч, шунда яшәүче бертуган апамның да хәлен белеп чыгарга булдым. Кларага да шул якка кайтасы икән. Икәү киттек. Таудан төшкәндә Клараның аягы таяп китте. Мин аны тотып калдым. Менә шулай кулга-кул тотынышып киттек. Кларадан гаилә хәлен сораштыра башладым. “Әти-әни авырый, Әлмәттә торалар. Нишләрмен инде, аларга да күз колак булырга кирәк”, – ди. Ни өчендер Клараның адресын истә калдырдым.
Таралыштык. Кәшердә апаның хәлен белдем, икенче көнне көндез хастаханәдән шалтыраттылар, апа бала тапкан. Әлмәткә киттем, хәлен белергә. Нәкъ районның мәгариф бүлекчәсе янында троллейбустан төштем. Клара шунда килгән булган. Юл чыгып барганда Ленин һәйкәле янында очраштык. Мин аны бер тапкыр гына күргән булсам да, шунда ук танып алдым. Клара: “Әти-әнинең хәлен белергә керәм”, – диде. Хастаханәгә кереп чыккач, мин дә аларга кайтуымны алдан әйтеп куйдым. Менә шулай танышып киттек. Ялда булгач, рәхәтләнеп кинога, очрашуларга йөрдек. Кларага 35 яшь икән. Миңа – 24. Мин Кларадан 11 яшькә кече, әмма яшь аермасы нишләптер куркытмады. Орчык кебек, кечкенә иде ул.
Моңа өстәп аның шагыйрә икәнен, гомумән, кем икәнен дә белми идем. Аралашкач, Клара сүз аралаш: “Яшем дә бара”, – дип кыстырып җибәрә башлады. Мин инде нишләп ул бәхетсез булырга тиеш соң, аның да бала сөясе киләдер дип уйлана башладым. Җиде көн эчендә өйләнештек. Бергә 10-12 көн генә яшәп калдык. Кире Себергә киттем. Свердловск өлкәсендә укый идем. 25 яшемне үткәререгә Клараны чакырдым. Ул балага узган булган икән. Менә шуннан чын тормышыбыз башланды. Язмыш инде бу, шулай язган булган. Армиягә киткәндә аралашкан кызлар да бар иде, хәрби хезмәтне тәмамлагач, өйләнергә исәп бар иде. Ә язмыш, күрәсез, үзенчә хәл итте. Очраклы гына кавышсак та, 55 ел бергә гомер иттек. Урыннары оҗмахта булсын.
Илгизә Галиуллина