Кулларыңны бирче, Бергә атлаганда Кан тибешен тою кирәктер... Таңнар булып язлар килә әнә, Безгә якты гомер теләптер.. Б
Бергә атлаганда
Кан тибешен тою кирәктер...
Таңнар булып язлар килә әнә,
Безгә якты гомер теләптер..
Бу язларны, әйдә, җибәрмибез!
Китсә алар кайтмас кебекләр...
Алдыйлар ич, яшәү кабатланмый,
Күкләр гәрчә мең кат үгетләр...
Ә без, әйдә, бүген яшәп калыйк!
Җаннарыбыз әле кайнар чакта.
Бу язларны җибәрмисе иде...
Моңсу көзләр әнә тора сакта...
Беләсеңме, яшьлегемне, ахры,
Мин бүләккә сиңа бирермен.
Сулмый торган яшел бакчаң булыр,
Мин кергәләп шунда йөрермен...
Бәхет өчен күп тә кирәк түгел,
Бәхет – канат икән, чыннан да
Талпынам да, иңнәреңә кунам,
Мин күбәләк бугай син барда!..
Резедә Гобәева