Татарстан шартларында кабак сортлары: белгеч киңәшләре
Алар, бердән, температура үзгәрешләренә чыдам, икенчедән, өлгерү вакыты кыска, ди ул. Алар арасында иң отышлылары:
– Богатырская сила – иртә өлгерешле сорт, югары уңыш бирә һәм баллы;
– Волжская серая 92 – урта өлгерешле сорт, озак саклана, витаминнарга бай;
– Донская сладкая – җылы ярата торган сорт, әмма рассада итеп иртә утыртсаң, үзенчәлекле тәме белән сөендерә.
Бу сортлар безнең климатка яхшы җайлашкан һәм тотрыклы уңыш бирәләр, ди белгеч.
Черная Кабоча, Красная шапочка, Сквош, Гусь в яблоках исә экзотик сортлар санала.
Шунысы да бар: кабыгы каты булган сортлар иртә өлгерә, ләкин уңышы түбән булуы һәм озак сакланмаулары белән аерылып торалар. Баллы эре кабакларның шикәрлелеге 15 процентка кадәр җитә, чагыштыру өчен: карбызның шикәрлелеге 11 процент тәшкил итә.
Мөшкәт (мускат) сортлы кабакларда каротин күп. Бу төр кабагының күп сортлары соң өлгерә, шуңа күрә аны рассада итеп үстерү яхшырак. Җыеп алгач, йомшагы баллансын өчен, бер-ике ай тотарга кирәк.