Исламия Мәхмүтова авыруын ничек яшергән?
- Әнинең авыруы турында озак белмәдек. Табибка мөрәҗәгать иткәч кенә, дөресен белдек. Без әни авырый башлагач та яныннан китмәдек. Әлбәттә, Рузия апа һәм әнинең дуслары Гөлфия апа белән Роза апа да янәшәдә булды. Берсендә безне Рәшит Заһидуллин хастаханә янында күреп алды да: “Исламия апа, сез матураеп, ябыгып киткәнсез әле”, - диде. Әни югалып калмады: “Сүнгән йолдызлар”да массовкада уйнаучы яшь кызлар бала табарга әзерләнә бит, шулар урынына керәм әле”, - дип шаяртты. Әни авыруын безгә, ә без аңа сиздермәдек. Шулай да, бездә яхшы кешеләр күп бит: “Исламия апа, сез хастаханәдә нишләп йөрисез?” - дип кызганган тавыш белән сорау алучылар булды. Ләкин Исламия Мәхмүтова - мәңге үзгәрмәс оптимист иде. Аны тау кәҗәсе белән чагыштырып та була. Ул юл булмаган җирдән дә сукмак салып чыкты. Әйдәп баручы, тырыш, көчле шәхес иде.
- Әниегезнең соңгы мизгелләрендә янында булдыгызмы?
- Әни туган көнендә аңында түгел иде инде. Котларга килгәннәр дә, аны ятып кына тора дип уйладылар. Ә әни бүтән уянмады... Әни бакыйлыкка күчкәндә, без аның янында идек. 2019 ел, чыннан да, бик авыр булды. Театрга репетицияләргә йөгерәм, аннан әни янына керәм, аны хастаханәгә йөртәбез, кич белән сәхнәгә дә чыгасы бар. Барысына җитешергә кирәк, башларым түзсен генә дип теләп йөрдем. Әни үлгәч, иртән үлем турында таныклык алырга бардык. Әнинең фатирына кердем, өстәлгә шул кәгазьне куйдым да ачы тавыш белән кычкырып җибәрдем. Беркайчан алай иткәнем булмады, бу тавыш үзеннән-үзе эчтән чыкты. Елый башладым. Мине тынычландыра да, туктата да алмадылар. Кан басымы 220гә 60 иде... Нашатырь спиртын иснәтәләр, ә мин ис сизмим. Шул минутларда әни артыннан мин дә китәрмен дип уйладым. Тән бөтенләй җебеп төште, үземне каядыр очып киткән кебек хис иттем. Шул вакытта Ләйсән: “Әни, апаны миңа калдыр инде. Алып китмә үзең белән, зинһар өчен”, - дип елап сораганын ишетеп калдым.
Ашыгыч ярдәм чакырталар, алары да килми бит. Ләйсән тагын бер тапкыр шалтыраткач, табиблар килеп җитте. Кан басымын үлчәгәч, әле исән булуыма шаккаттылар. Рәттән берничә укол ясадылар. Шуннан соң гына бераз хәл керә башлады. Әнине соңгы юлга озатырга, театрга көч-хәл белән кереп җиттем. Бу халәтемне сүзләр белән аңлатып бетерерлек түгел.
Лилия Мәхмүтова белән әңгәмәдән.