Хаҗ сораулары: җеннәр, мәхрәм, зәм-зәм суы әдәпләре
– Мәккә иң изге шәһәрләрнең берсе булса да, бу дөнья сынау урыны булып кала. Җеннәр анда да бар, ләкин изге урында шайтанның йогынтысы көчсезрәк, чөнки кешеләр анда гел гыйбадәттә. Зекер күп кылынган, Коръән даими укылган җир шайтан өчен “авыр мохит” булып тора.
– Соңгы елларда хаҗга хатын-кызлар мәхрәмсез генә йөри башлады кебек?
– Хәнәфи мәзһәбе буенча хатын-кызның мәхрәме булырга тиеш, ул ире, әтисе яки абыйсы булырга мөмкин. Ләкин хәзерге заманда кайбер галимнәр фикеренчә, иминлек булса, ышанычлы төркем белән барса, рөхсәт ителергә мөмкин. Иң саваплысы – мәхрәм белән бару.
– Зәм-зәм суын эчү әдәпләре турында да сөйләгез әле.
– Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм “Зәм-зәм – нинди ният белән эчелсә, шуннан файдалы” дигән. Ул бик бәрәкәтле су, шифа, рухи көч бирә. Зәм-зәм суын кыйбла ягына карап басып, бисмилләһ дип, теләкләреңне әйтеп эчәргә кирәк. Ахырда әлхәмделилләһ дияргә.
– Гадәти тәсбих белән намазлыкка караганда хаҗдан бүләк итеп алып кайтылганнарының дәрәҗәсе зурракмы?
– Алар истәлек буларак кадерле, ләкин гади тәсбих белән намазлыктан өстен түгел. Бүләк ителгән кеше кулланса, алып кайтучыга савап була.
– Хаҗ гамәлләрен башкарганда селфи ясау, фото-видеолар төшерү аның савабын киметмиме?
– Фотога, видеога төшерү хаҗда рөхсәт ителә, әмма рия, ягъни изге эшләрне кешеләрнең хуплавына, соклануына яки мактавына ирешү өчен булса, савабы кими. Гыйбадәттә ихласлык мөһим.
Хаҗга кагылышлы сорауларыбызга “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллиме Айрат хәзрәт Яруллин җавап бирде. Тулысынча моннан укырга.