«Ана телең, бел!
Апа шигырь ятлата.
Укытучы апаның
Сүзләрендә бар хата.
Әни белми татарча,
Исеме дә – Наташа.
Әти генә ипи-тозлык
Бераз сөйләп маташа.
Ничек ул татар теле
Булсын әнием теле?!
Дөрес итеп әйткән чакта
Ул ич әбием теле.
Урысчаны начар белә –
Әби килгән авылдан.
Сөйләшүе бөтенләй юк,
Аңлавы да авырдан.
Туган телемне өйрәнәм:
Тукайны сөйлим яттан.
Әбием сөенсен диеп,
Гел «биш»ле алып кайтам.
Татарча сөйләшәм өйдә,
Хөрмәтем – дәү әнигә.
«Балаң теле бу!» – дип әле
Өйрәтермен әнигә.
Әллә булмас дисезме?
Ә нигә?!
Йолдыз Шәрапова.