Коръән турында кызыклы фактлар
🕌Коръән сүзенең мәгънәсе «кара-а» – укы фигыленнән алынган.
🕌Коръән изге рамазан аенда Кадер кичендә китабы иңдерелә башлый.
🕌Коръәндә 114 сүрә бар.
🕌Коръәндә 6236 аять исәпләнә.
🕌Коръәндә Аллаһ сүзе 2698 мәртәбә кабатлана.
🕌Коръәндә намаз турында 700 тапкыр искә алына.
🕌Коръәндә сәдака турында 150 мәртәбә әйтелә.
🕌Коръәндә иң күбе Муса пәйгамбәр хакында телгә алына – 136 тапкыр.
🕌Коръән буенча иң беренче һәм борынгы мәчет – Кәгъбә.
🕌Коръәннең йөрәге дип “Ясин” сүрәсе әйтелә.
🕌Коръәндә иң озын сүрә – “Бәкара”.
🕌Иң кыска сүрә – “Әл-Кәүсәр”.
🕌Беренче сүрә Мәккәдә, соңгысы – Мәдинәдә иңгән.
🕌Коръән 23 ел дәвамында иңә.
🕌Намазның һәр рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсе укыла.
🕌Коръәндә “бисмилләһ” сүзеннән башланмаган бердәнбер сүрә – “Әт-Тәүбә” сүрәсе.
🕌Коръәннең алты сүрәсе пәйгамбәрләр исеме белән аталган: “Юныс”, “Һуд”, “Йосыф”, “Ибраһим”, “Нух”, “Мөхәммәд”.
🕌Коръәндә 25 пәйгамбәр искә алына.