Туфан Миңнуллин театры артистларына ашыгыч ярдәм кирәк
Кичә, 12 июнь иртәсендә, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама театры артистлары Нурсана һәм Алмаз Хөсәеновлар гаиләсе зур сынау кичерде.
Дрон шартлавы нәтиҗәсендә аларның фатиры яшәргә яраксыз хәлгә килгән, машиналары өстенә плитә төшкән. Гаилә өйләрен ашыгыч рәвештә ташлап чыгарга мәҗбүр булган, хәтта иң кирәкле әйберләрен дә алып өлгермәгән. Хәзерге вакытта алар гаиләләре белән махсус лагерьда урнаштырылган.
Бу авыр мизгелдә аларга безнең ярдәм бик кирәк. Кем мөмкинлеге бар — битараф калмагыз, зинһар. 🙏
💳 Ярдәм өчен реквизитлар
Ак Барс Банк: 89047694551
Т-Банк (Алмаз Минсәгыйрович): 89393089296
Сылтама: https://www.tbank.ru/cf/2q4IyBjFWtJ
🤍 Алдан ук һәркайсыгызга зур рәхмәт!
Ярдәм иткән, мәгълүматны тараткан һәр кешегә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Бергә булганда — көчлерәк без.
Айгөл Зәйнуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән