Иделдә коточкыч фаҗига: ир-ат сеңлесенең батучы баласын коткарырга тырышканда үзе дә һәлак булган
📍Татарстанның Яшел Үзән районындагы Октябрьский бистәсе янында аянычлы хәл булган. Ике өлкән кеше һәм өч бала сапбордларда Иделгә чыккан, әмма куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәннәр.
🌊 Бер мәлне сапбордларның берсе капланган, һәм бишесе дә суга төшеп киткән. Балалар бата башлагач, өлкәннәр аларны коткарырга омтылган.
😱 8 яшьлек кыз белән 5 яшьлек малайны коткарып калганнар. Әмма иң кечкенәсе – 4 яшьлек баланы судан чыгарырга тырышканда, аның 34 яшьлек абыйсы да су астына киткән.
🕯️ Водолазлар эзләү эшләре үткәреп, ярдан якынча 50 метр ераклыкта һәм 8 метр тирәнлектә ир-ат белән баланың гәүдәләрен тапкан. Мәгълүматларга караганда, һәлак булучыларның берсендә дә коткару жилеты булмаган.
🆘 Әлеге фаҗиганең барлык шартларын ачыклау өчен җинаять эше кузгатылган. Тикшерү эшләре дәвам итә.
🔴 МЧС искәртә: суда ял иткәндә коткару жилеты кию мәҗбүри. Гади генә саклык чарасы күп очракта гомерне саклап кала ала. ⚠️
Шәһри Казан Макста