"Борай Сабан туенда колгага 13 секундта мендем. Колганың биеклеген үлчәп тә өлгермәдем, страховщиклар да артымнан җитешә алмады 😂🕷️. Татар кешесе үрмәкүч режимы кабынды!"- дип язга…
Читать далее →
🌦️ Шәһәр өстендә табигатьнең үз рәсеме: бер якта - салкын зәңгәр кич, икенче якта - җылы алтынсу офык. Яңгырдан соң Казан урамнары тагын да матуррак күренә икән. 💙🧡
📸 Хәерле төннә…
Читать далее →
Гөлүсә Шахбан: «Килешемме?.. Әллә китешем?..»
КИЛЕШЕММЕ?.. ӘЛЛӘ КИТЕШЕМ?..
Ярты юлда бит мин хәзер синнән,
Килешемме?.. Әллә китешем?..
Назлы сүзләремне соңга калмый
Ничек кенә әйтеп җитешим?
Ярты юлда бит мин хәзер синнән,
Югалумы соң бу?.. Табылумы?..
Әллә инде синең сөюеңә,
Мәхәббәткә шулай табынумы?
Ярты юлда бит мин хәзер синнән,
Табышыңмы соң мин?.. Ялгышыңмы?..
Бер мизгелгә бир үземә алыйм
Йөрәгендәге бар сагышыңны?
Ярты юлда, ярты юлда синнән,
Килешемме?.. Әллә китешем?..
Синле көннәремнән әллә инде
Синсез көннәремә үтешем?..
Әллә инде «кал янымда» дигән
Назлы сүзләреңне көтешем...
Ярты юлда, ярты юлда синнән...
Килешең, дисең син, килешең...
Ни дисәң дә бәхет тели сиңа
Ерактагы якын бер кешең.
Гөлүсә Шахбан
Һәр көн иртән 360 буын өчен сәдака бирергә кирәк, диләр. Сүз монда нинди буын һәм сәдака турында бара?
– Кеше тәнендә 360 буын бар. Намаз вакытында аларның барысы да хәрәкәткә кил…
Читать далее →
Иртәнге аш кагыйдәләре:
👍🏻Иртәдән үк үзеңне яхшы хис итәр өчен, углеводларга бай ризыклар (мәсәлән, карабодай һәм солы боткасы) белән тукланырга кирәк. Алар сератонин бүленеп чыг…
Читать далее →