Иртәнге аш кагыйдәләре: 👍🏻Иртәдән үк үзеңне яхшы хис итәр өчен, углеводларга бай ризыклар (мәсәлән, карабодай һәм солы
👍🏻Иртәдән үк үзеңне яхшы хис итәр өчен, углеводларга бай ризыклар (мәсәлән, карабодай һәм солы боткасы) белән тукланырга кирәк. Алар сератонин бүленеп чыгуга да ярдәм итә.
👍🏻Баллы ризык урынына бал яки кипкән җиләк-җимеш ашагыз.
👍🏻Углеводтан кала, аксым да кирәк. Моның өчен күкәй, сөт һәм сөт ризыклары килешә. Составында аксым булган продуктларга ит тә керә. Ә иң җиңел вариант - омега-3 кислотасына бай булган балык.
👍🏻Иртән яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау да комачау итми. Тик ач карынга әфлисун, помидор, банан һәм хөрмә ашый күрмәгез - магний-кальций балансын бозарга мөмкин.
👍🏻Организм иртән туклыклы итеп ашарга күнекмәгән, дисәгез, иң элек кайнар чәй эчегез. 15-20 минуттан инде ашказаныгыз авыррак ризыкны кабул итәргә дә әзер була. Физик эш белән шөгыльләнүчеләргә ботка, ит һәм балык ашау мәҗбүри.