Парлы казларсыз туй буламы?
Никахлар сезоны башланды. Ә безнең татар халкы, әлбәттә, өстәлләрне мул итеп эзерләргә ярата, гөреф- гадәтләргә туры китереп. Әле бит күрше-фәләне, сине өнәп бетермәгән, үзе бәрәңге дә пешерә алмаган, ирен «ачлыкта тилмерткән», әмма сине тикшергән, берәр туганың да булса, марканы төшереп булмый. Минем бер олы яшьтәге апам әйтмешли, дус-дошман арасында хур булмаска кирәк.
Туйлар, никахлар, әлбәттә акча һәм вакыт таләп итә. Хәзергә вакытта бар нәрсәне сатып алып була диләр. Килешәм дә, килешеп тә бетерә алмыйм. Иң мөһиме, заказ бирәсе кешең «тикшерелгән» булуы зарур. Теләсе кемгә бәйрәмегезне ышандырып булмый бит инде. Шулай бит?
Аннары ул оста ясаган сый синең күңелеңә барып бетмәскә дә мөмкин. Кемдер тортны сусылрак ярата, кемдер казның я үрдәкнең тозлырак булуын тели. Һәр әдәм баласының үз фикере, үз теләге.
Әлбәттә, әллә ничә этажлы тортны теләсә кем ясый алмый. Ә менә казны я исә үрдәкне матур итеп хәзерли ала. Аннары акчасы да кырыйда кала бит. Анысы да файда. Чаллыда ике матур итеп эшләнгән казның бәясе 13,500 сум тирәсе. Сездә ничек?
Әйдәгез әле бергәләп казны я үрдәкне ясап карыйк!
Рецепт җиңел.
Ялкауланмагыз гына! 😁
Кошны иң элек боздан эретәбез, аннары тышын, әчен яхшылап тоз белән һәм тәмләткечләр белән ышкыйбыз да, полиэтилен капчыкка салып, бәйләп куябыз.
Кошны, савытка салып, суыткычка өч тәүлеккә куябыз. Үрдәккә 1-2 көн дә җитә.
Вакыт узгач, майонез (үсемлек мае гына да ярый), сарымсак, аджика, башка яраткан приправагызны салып буталган катнашманы, казга я үрдәккә сылыйсыз да, сеңәр өчен 1-2 сәгатькә калдырасыз.
Анныры кошны калын ише фольгага төреп, мичкә куясыз. 1 сәгать 200 градуста пешерәм мин, аннары температураны 175 кә калдырып, тагын 1,5 сәгать әзерлим. Соңыннан, фольгасын ачып, 20 минут тирәсе өсте кызарганчы тотып алам.
Тәмле килеп чыга! Ите сөяктән таралмый, шул ук вакытта йомшак һәм әйбәт тозланган була.
Бизәргә ничек икәне, рәсемдә күренә. Кирәк булса, тәфсилләбрәк язармын.
Сездән лайк! Миннән рецепт.
Лия Мәрдегалләмова
Чаллы шәһәре
https://max.ru/shahrikazanda