Пост канала «Шәһри Казан / Шахри Казан» от 05.07.2026
Татарстанның Биектау районындагы күлдә 24 яшьлек кызның гомере өзелгән. Аның гәүдәсен бүген коткаручылар судан чыгарган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә.
Фаҗига Биектау районының Шәпше авылы янындагы Ключи күлендә булган. Коткаручылар батучының гәүдәсен 4 метр тирәнлектә, ярдан якынча 10 метр ераклыкта тапкан.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, кыз коену өчен махсус җиһазландырылмаган урында суга кергән.
Хәзерге вакытта әлеге фаҗиганың барлык шартлары ачыклана. Гадәттән тыш хәлләр хезмәтләре гражданнарны бары тик рөхсәт ителгән һәм җиһазландырылган пляжларда гына коенырга, суда иминлек кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.