Кышка кәбестәле солянка Кирәк булачак: 3 кг кәбестә, 0,5 кг кишер, 0,5 кг суган, 2,5 аш кашыгы өймичә тоз, 1,5 аш кашыгы
Кирәк булачак: 3 кг кәбестә, 0,5 кг кишер, 0,5 кг суган, 2,5 аш кашыгы өймичә тоз, 1,5 аш кашыгы шикәр комы, 0,5 стакан 9 процентлы аш серкәсе, 0,5 стакан үсемлек мае, 200 гр томат пастасы, 1 стакан су, 5 шт дәфнә яфрагы, 1 аш кашыгы түгәрәк борыч, 3 шт канәфер, 0,5 чәй кашыгы кориандр орлыгы.
Кәбестәне вак итеп озынчалап турарга. Соң өлгерә торган кәбестә сайларга тырышыгыз, ул яхшырак саклана һәм сусылрак була.
Кишерне эре угычтан чыгарырга, суганны вак итеп турарга.
Тирән кәстрүлдә майны җылытып, суган белән кишерне йомшарганчы кыздырырга.
Шуңа кәбестә өстәп, 15-20 минут чамасы пешерергә. Әгәр дә масса коры икән, 1 стакан су өсти аласыз.
Аннан томат пастасы өстәп, яхшылап бутарга һәм тагын 20 минут пешерергә.
Катнашмага тоз, шикәр комы, тәмләткечләр өстәргә. Яхшылап бутарга.
Аш серкәсе кушып, тагын 2-3 минут кайнатырга һәм уттан алырга.
Солянканы банкаларга кайнар килеш тутырырга.
Банкаларны салкын урында сакларга.
max.ru/shahrikazanda