27 еллык хыял тормышка ашкан Саба районының Шәмәрдән авылында яшәүче Руфинә Мозафарованың 27 ел күңелендә йөрткән хыялы
Саба районының Шәмәрдән авылында яшәүче Руфинә Мозафарованың 27 ел күңелендә йөрткән хыялы, ниһаять, чынга ашкан.
Балтачта яшәүче энесе Рафил Хафизов апасына зур бүләк әзерләгән. Ул Бөек Ватан сугышы ветераны Шәрифулла ага кулланган мотоциклны тулысынча төзекләндергән. Әтиләре вафат булганнан соң, бу мотоциклга беркем дә утырмаган.
Рафил Хафизов техниканы яңартып, буяп һәм көйләп биргән. Хәзер Руфинә ханым әтисенең кадерле истәлеген саклап кына калмыйча, әлеге мотоцикл белән төрле бәйрәм чараларында һәм истәлекле вакыйгаларда да катнаша алачак.
Бу бүләк гаилә тарихына, әтиләре истәлегенә һәм балачак хыялларына булган ихтирамның матур бер чагылышы.
Шәһри Казан МАХта