Кайчан гына без дә шук сабыйлар Төсле идек - ихлас, эчкерсез... Менә кабат уку чоры килә, Уңыш чоры булып җитә көз! Яфр
Төсле идек - ихлас, эчкерсез...
Менә кабат уку чоры килә,
Уңыш чоры булып җитә көз!
Яфракларга сары сагыш элеп,
Киек кошлар моңын коямы?
Күкне иңләп, канат ныгыталар,
Калдырырга туган ояны...
Дөнья коңгырт төсләр белән тулды,
Уңган шәлен салып иңенә.
Күкне ярып, туган җирен иңләп,
Чәүкә өерләре илерә.
Бакча куаклары - йөген ташлап,
Бөкерәйгән кортка сыңары,
Тураерга теләп, җилне коча,
Кайсы коча җирне - шул бары...
Бушап калган иген басуларын
Күреп, никтер, тулды күңелем.
Көзге яңгыр булып, уңышларга
Сөенүдән мин дә түгелдем.
Кайчан гына без дә тук башаклар
Сыман идек - яңа өлгергән.
Туган җирдән читкә сибелештек,
Таралыштык уртак көшелдән.
Алда тагы без күрәсе көзләр,
Бәлки, күптер, бәлки, чамалы...
Фасыллардан фасылларга илтә
Адәм затын гомер таганы.
Көзләрдә дә күңел алгысына
Күрергә дип әби чуагын.
Әби-бабай булсаң, шатлыктыр ул -
Күрү оныкчыклар туганын.
Офык читендәге моңлы уйлар
Киек каурыедай сак кына
Хыял катларында тибри-тибри
Күңел кылын айкый, чак кына.
Ә әлегә үзем тезләремдә
Газиз сабыйларым иркәлим.
"Миңа әле көзге сагышларга
Бирешергә артык иртә", - дим.
"Иртә әле миңа!" - дия-дия
Көз дә, гүя, җөпли сүземне.
Сабыйларым холык-фигыленнән,
Килбәтеннән барлыйм - үземне.
Алар гүя минем бик күптәнге
Язым булып дәшә, сүз ката.
Саф, самими, шаян балачактан
Якты хәтирәләр кузгата.
Кайчан гына без дә шул сабыйлар
Төсле идек - ихлас, эчкерсез...
Менә кабат уку чоры килә,
Уңыш чоры булып җитә көз!
©Фәнил Гыйләҗи