Татарстан өстендә каршы як БПЛАсы юк ителгән Россия Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, узган төндә Татарстан Республика
Россия Оборона министрлыгы хәбәр иткәнчә, узган төндә Татарстан Республикасы өстендә бер пилотсыз очу аппараты (БПЛА) юк ителгән.
Ведомство мәгълүматлары буенча, һава һөҗүменә каршы саклану көчләре 4 август көнне Мәскәү вакыты белән 20:00 сәгатьтән 5 август 08:00 сәгатькә кадәр Россиянең төрле төбәкләре өстендә барлыгы 475 пилотсыз очу аппаратын тотып алып, юк иткән.
Оборона министрлыгы белдерүенчә, БПЛАлар Белгород, Брянск, Воронеж, Калуга, Курск, Липецк, Орел, Ростов, Рязань, Саратов, Смоленск, Тула һәм Ульяновск өлкәләре, шулай ук Мәскәү төбәге, Кырым Республикасы, Татарстан Республикасы, Краснодар крае, Азов һәм Кара диңгез акваторияләре өстендә бәреп төшерелгән.