Кичә "Татмедиа"га барып, "Шәһри Казан" баш мөхәррире, танылган журналистыбыз, татар көрәшен үстерүгә зур көч куйган тырыш, матур күңелле ир-егетебез …
... Радик белән интернет таныштырган иде ("иде" кисәкчәсеннән күпме генә араланырга тырышсам да, булмый икән бит, килеп керде тәки...). 2016 елда"Фейсбук" каналында "Татарча аралашыйк" исемле сәхифә ачкан идем. Шунда кыска гына вакыт эчендә 7 меңнән артык кеше тупланды. Күбесе зыялылар язучылар, журналистлар, шагыйрьләр, тел белгечләре... Төрле илләрдә яшәүче татарлар да күп иде.. Тел турында, вуз-мәктәп проблемалары турында фикер алышуларда Радик Сабиров исемле егетнең еш катнашуына игътибар итми мөмкин түгел иде.
... Аннан соң "Контактта" да төркем ачтым. Радик мондагы төркемгә дә дуслыкка керде. Ачлык елларына кагылышлы, чынлыкта булган аянычлы вакыйгаларны сурәтләгән язмамны "Шәһри Казан"га дип соратып алгач, ризалык бирдем. Шуннан безнең иҗади дуслык башланды. Газетада күп кенә язмаларым басылып торды.
Беренче һәм соңгы тапкыр Радикны 2025 елның 29 нчы октябрендә, Равил Сабырның "Абага алмасы ачы була" китабын презентацияләгәндә күрдем. Бер күргәне булмаса да, ерактан ук елмаеп килеп: "Сәлам, Нәсимә апа!" - дип күрешкән иде. Шуңадыр да инде шат чырайлы, якты йөзле булып тора күзалдымда...
... "Язмыш" китабын бер-ике көндә генә укып бетерә торган түгел... Гел укып торырмын. Уйланып... Сагышланып... "ӨЧ КӨНЛЕК ДӨНЬЯДА ЯШИБЕЗ. БҮГЕН БАР БЕЗ, ИРТӘГЕСЕ КӨННЕ АЛЛАҺ ТӘГАЛӘ ҮЗЕ ГЕНӘ БЕЛӘ. БАКЧА АРТЫНДАГЫ ЧИШМӘНЕ ДӘ ҮЗЕМНӘН СОҢ НӘРСӘДЕР КАЛДЫРЫРГА КИРӘК ДИП ЭШЛӘДЕМ". Радикның бер язмасыннан алынган сүзләр бу. Әлеге язмада сурәтләнгән замандашыбыз үз фидакарьлеге белән авылы халкын чишмәле һәм мәчетле итә.
... Ә Радик безгә ургып торган күңел чишмәсен калдырып китте. "Татмедиа"җитәкчесе Шамил Садыйковка," Шәһри Казан"
журналистларына бу китап өчен зур рәхмәт!
Нәсимә Садыйк блогыннан