Җырчы ЛӘЙЛӘ ГАЛИЕВА белән әңгәмәдән өзек 👇🏻 – Соңгы вакытта тәнкыйтьчеләрегез, хейт күбәйде. Комментарийларны укыйсызмы
– Соңгы вакытта тәнкыйтьчеләрегез, хейт күбәйде. Комментарийларны укыйсызмы? Андагы сүзләр эчегезне пошырамы?
– Укыйм. “Аерылгач, бәйдән ычкынган эт кебек”, “нәрсә эшләргә белми”, “нишләп кулыгызны гел селтәп җырлый сыз” дип язалар. Башта ничектер күңелгә якын аласың инде. Аннары игътибар итмәскә, кеше фикереннән өстен булырга өйрәнәсең. “Бер төрле җырлар гына башкара” диючеләр дә булгалый. Репертуарда җитди җырларым да бар. Ләкин моңсуларны башкарасым килми. Тормышка һәр яклап позитив кертәсе килә. Һәм бу сәхнә, иҗат тормышына да кагыла. Тормышымның иң рәхәт чорын кичерәм.
– Ни өчен күп очракта аерылганнан соң хатын-кызлар чәчәк ата башлый?
– Чөнки төп игътибарны үзләренә бирә, үз-үзләрен ярата башлыйлар. Аннары энергия дә читкә, ызгыш-талашка китми, үзеңә тотыла.
29 сентябрь, Казан, УНИКС
Ләйлә Галиеваның сольный концерты! 🤩
Билетлар: монда бас
"Акчарлак", 21нче сан.