Каклаган каз: рецепт архивтан
Рецепт архивтан алынды.
Сез дә яратасызмы ул каклаган казны, дуслар😘әле язган арада да авыздан сулар килде, билләһи😂😇
Әни белән декабрь аенда төреп, капрон оеклар кидереп,чоланга элеп куйган идек🤩
✅казның эчен-тышын яхшылап юдык
✅суын саркытып, чүпрәк салфетка белән корыттык
✅крафт кәгазьгә 1 кг тоз, өстенә казны куеп, эчен-тышын, канат асларын, муен өлешен һ.б. әйбәтләп тоз белән ышкыдык
✅эченә тоз тутырдык, калган тоз белән бергә шул ук крафт кәгазенә төрдек, оек кидердек тә чоландагы кадакка элеп куйдык
✅аннан алып, эчендә, муенында калган тозларын койдык, кул белән тоздан чистарттык
✅зур кәстрүлдә су кайнатып, казны шунда 20 минут пешердек
✅дуршлакка куеп, суын саркыттык
✅яңадан чиста оекка тыгып, кадакка элеп куйдык
✅каз астына, идәнгә поднос куйдык, мае шунда акты
Сабантуйга әзер, исән-сау ашарга язсын🤲
Крафт кәгазен ОЗОНнан алдым
📌
Каклаган каз яратучылардан💚