Хәерле авыл иртәсе белән!
Эх, авылым....
Эх авылым иртэлэре:
Көтү куа агайлар.
Инешенә төшеп балык
Тота малай-шалайлар. 🐟
Яланаяк басмаларда
Мин дә керләр чайкадым.
Күпме йөреп авылыма
Тиң җирләрне тапмадым!
Эх, авылым урамнары:
Ике ягы чирәмле.
Тыкрыгында хәтфә кебек
Йомшак бәбкә үләне. 🌿
Тезелешеп су буена
Төшә каз- үрдәкләре.
Авылда яшәгән көннәр
Җирдә иң рәхәтләре!
Эх, авылым болыннары
Чәчәкле яланнары.
Кая гына китмик, барбер,
Без авыл балалары!
Искә төшеп сагындыра
Синдә үткән балачак.
Үзебездән соң эзебез
Шул авылда калачак!
(Чөнки нәкъ авылың халкы
Сине искә алачак!)
Нурисә Мөхәммәтова📝